ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Районда 37 мең гектарда чәчү эшләре башкарылды. 

15
май, 2015 ел
җомга
Югары Колчурино, Татар Борнае һәм Чуаш Борнае мәктәпләре укучылары пневматик мылтыктан атуда ярыштылар.
Районның кыр посадкалары бик аяныч хәлдә – күп җирдә аларны чүплеккә әйләндергәннәр.
Пауэрлифтинг буенча Бөгелмә шәһәрендә узган 8 нче республика турнирыннан районыбыз егетләре җиңү белән кайттылар.

15 апрельдән 15 июньгә кадәр балык тоту тыела

Район музыка мәктәбе укучысы Илкәй Гайнетдинова Бөтенроссия музыка әдәбияты олимпиадасы дипломанты булган.
10 май төнендә Юхмачы авылындагы бер гаражда ут чыккан.
Әле май башында гына  районыбызда Президент Рөстәм Миңнеханов булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышып китте. Ул бездә чәчүнең оештырылуын уңай бәяләде, ә “Хузангай”дагы яңалыклар һәм башлангычларны ошатуын, хуплавын белдерде. Шуннан ике көн үтүгә, 7 май кичендә үзәк телевидениедән яңгыраган куанычлы яңалык тагын канатландырып, үсендереп җибәрде. Бу көнне Россия Хөкүмәте утырышында ил төбәкләре рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде.  2014 ел йомгаклары буенча Татарстан инде бишенче мәртәбә  хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеге буенча беренче урынга чыкты!
14 майдан 23 енә кадәр Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы үткәрелә.

Район хуҗалыкларында бүген язгы чәчү тулы куәткә бара. Чәчеләсе мәйданның 72 процентында эш башкарылган инде. Арпа, борчак, берьеллык үләннәр чәчү тулысынча төгәлләнгән. Бөртекле сабан культуралары белән берлектә, игенчеләребез 23 мең гектарда кукуруз, көнбагыш, рапсны да җир куенына салырга өлгерде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International