ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
“Фермерларыбыз җитештергән продукциягә сорау һәрчак зур булачак”, дип ышандырды фермерларның ХV съездында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Заманында район үзәге булып торган, байтак предприятие һәм учреждениеләрне үз эченә алган, халкы да авыл җирлекләре арасында иң күбе булган (Базарлы Матактан тыш) Юхмачы төбәге бүген ни хәлдә яшәп ята? Өч авылны берләштергән Юхмачы авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында бу ачык күренде. 

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Каратэ кекусинкай буенча республика чемпионатында яшь спортчыларыбыз призлы урыннар алды.
Базарлы Матакта мәдрәсә төзи башлавыбызга биш ел булды. Аллага шөкер, бинаның эчке эшләре генә калып бара. Мәдрәсә мондый уку йортының кирәклеген аңлаган, Аллаһның барлыгына ышанган кешеләрнең Ходай ризалыгы өчен дип биргән сәдакалары ярдәмендә салына.
 
Эчке эшләргә дә бик күп материаллар кирәк. Хәзер газ кертү проектларын ясатабыз, бизәү эшләре беткәч, күп кенә җиһазлар да кирәк булачак.
Иске Салман авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гарифулла ага Хәсәнов Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашачак.
Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Иске Хурада мәдәният йорты директоры Алина Садиванкина район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
Чуаш Борнае  җирлеге ике авылны үз эченә ала. Татар Борнае һәм Чуаш Борнае авылларында җирлек советының киңәйтелгән утырышлары булып үтте.

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Балалар иҗаты йортында совет гаскәрләренең Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына 26 ел тулу уңаеннан очрашу кичәсе үткәрелде.
Респуликада сөтчелек фермаларын төзекләндерү буенча махсус программа эшләп килә.
"Без, Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында яшәүчеләр, кабат сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Җәй аенда су юклыктан җәфа чиккәч, зарланып сезгә хат язган идек. Әмма бернинди үзгәреш юк, һаман күршеләребездән су ташып көн күрәбез. Безнең краннарыбыздан кайчан да булса су агар микән? Кемнәрдән ярдәм сорыйк икән?
 
Мөхәммәтшиннар, Хәкимовлар, Мәрдиевлар гаиләләре."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International