ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Юхмачы участок хастаханәсендә төзүчеләр зур ремонт эшләренә керештеләр.
26 февральдән 7 мартка кадәр газетабызга арзанрак бәядән язылырга була.
Ватанны саклаучылар дигәндә без беренче чиратта илебезне  фашизм коллыгыннан йолып калган ветераннарыбызны күз алдында тотабыз. Бөек Ватан сугышы каһарманнарының берсе  – Яңа Чаллы авылында яшәүче 95 яшьлек Габделхак Габдрахман улы Шагалиев: "Сугыш дәһшәтләрен  һич тә онытырлык түгел", ди.
Газетабызның 18 февраль санында “Җитәкчеләр аңлашып эшләми, шуның аркасында халык суга тилмерә” исеме астында язма басылып чыккан иде. Анда Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында берничә гаиләнең  озак вакыттан бирле суга тилмереп яшәүләре бәян ителде.

Районда быел 48,7 мең гектарда сабан культуралары  чәчү күздә тотыла.

Чәчүлекләрнең зур өлешен бөртеклеләр (15,8 мең гектар),  рапс, көнбагыш ише техник культуралар (17,1 мең гектар) һәм терлек азыгы (25,1 мең гектар) алып торачак.

Апак авыл җирлеге җыеннары өч авылда да район хакимиятеннән һәм оешмаларыннан күп вәкилләр катнашында үтте. Җирлекне әле үткән елның сентябрендә генә җитәкләгән Илһамия Әбжәббаровага үзенә кадәрге чор өчен дә отчет тотарга туры килде.
1922 елдан бирле илебез халкы  Армия көнен билгеләп үтә. Заманына, илдәге вәзгыятькә карап, бәйрәмнең исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә (башта Кызыл Армия көне, аннары озак вакытлар Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне, хәзер инде Ватанны саклаучылар көне), аның асылы һәрвакыт бер: календарьнең бу көне туган  илебез азатлыгын саклап сугыш кырларында яуга барган, үзенең гомерен армия хезмәтенә багышлаган, илебез Конституциясендә язылган бурычын үтәп, Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән солдатларны һәм офицерларны данлау бәйрәме ул.
22 февральдә район үзәгендә Ватанны саклаучылар көне һәм православныйларның Майчабу бәйрәме уңаеннан ярминкә гөрләп үтте.

20
февраль, 2015 ел
җомга
Минем кулымда – чит-читләре бөгәрләнә төшкән, саргаеп киткән иске фоторәсем. Каенатам Мартынов Ефим Павлович сурәтләнгән анда. 
Районыбыз православныйлары бу атнада Майчабуны (Масленица) билгеләп үтәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International