ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Күп хуҗалыкларда механизаторлар туфракны көзге эшкәртү белән мәшгуль. Туңга сөрү барлык мәйданнарның 90 процентында башкарылды. Барлыгы 96,7 мең тонна силос запасы булдырылды.

Район мәдәният йортында капиталь ремонт бару сәбәпле, мәдәният бүлеге һәм үзәк китапханә вакытлыча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе урнашкан бинага күчтеләр.

Район мәдәният йорты “Лукойл”ның “РИТЕК” хәйрия фонды үткәргән социаль һәм мәдәният хезмәткәрләре республика конкурсында катнашып грант отты.

300 мең сум грант акчасын сәхнә костюмнары тектерүгә һәм сатып алуга тотарга ниятлиләр.

Изге һәм мөкатдәс ай – корбан ае бара. Районыбыз авылларында корбан ашлары уза. Ялгыз өлкәннәргә, авыру-сырхауларга, мохтаҗларга сәдака һәм күчтәнәчләр, корбан ите таратыла. Аларны мул табыннарга чакырып кунак итәләр. Корбан ае кешеләрне берләштерә, изге гамәлләргә, игелек һәм мәрхәмәткә өнди.

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бөтен тәвәккәллеген, булганлыгын эшкә җигеп, шәхси хуҗалыкларында күп итеп мал-туар асраучылар шактый районда. Бүгенге вәзгыять әнә шундый тырышларга йөз тота да. Районда шәхси хуҗалыкларда 6289 баш мөгезле эре терлек, 1872 дуңгыз, 9140 сарык-кәҗә асрала. Иске Чаллы авыл җирлегендә күбрәк сыер асрауга өстенлек бирәләр.
Ярминкәдә ит, сөт, тавык һәм үрдәк түшкәләре, бөртек, фураж,  печән, салам, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка көз нигъмәтләре сатуга чыгарылачак. Шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре дә үз продукцияләре белән катнашыр. Ярминкәгә чакырабыз сезне, дуслар! Көзге уңыштан запасланып калыгыз. Ярминкә сәгать 9 да башлана.
Түбән Әлки урта мәктәбе командасы “Хәвефсезлек мәктәбе” республика бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясады.
Узган якшәмбедә Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә әлкилеләр ярдәме белән оештырылган көзге ярминкә алдагыларыннан күпкә җанлырак узды.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә районыбызда урман утырту көнен үткәрү буенча планнар билгеләнде. Район урман хуҗалыгы баш инженеры  белдерүенчә, агач үсентеләре әзерләнгән, алар хезмәт коллективларына бушлай таратылачак.
Россия Пенсионерлар союзының район оешмасының, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы һәм район инвалидлар җәмгыятенең иң актив әгъзалары Өлкәннәр көнен Балалар иҗаты йортына җыелып, зур һәм бердәм коллектив булып, бик күңелле бәйрәм иттеләр. Алар өчен бу кичәне "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәге Базарлы Матак мәктәбе һәм Балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре ярдәменә таянып оештырды. Җыр-бию белән өлкәннәрнең күңелен күтәрүне мәдәният йорты хезмәткәрләре үз өсләренә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International