ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Аларның берсендә хатын-кыз пассажир зыян күргән. Икенче очракта бодай урлаган машина йөртүче идарәне югалткан һәм кырда автомобиле белән баганага барып бәрелгән.

Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өч кеше административ җаваплылыкка тартылган.

“Уңыш” оператив-профилактика чаралары кысаларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Базарлы Матактагы элеватордан бодай урлауның 3 очрагын ачыклаганнар. Каракларга карата җинаять эше кузгатылган.

Чуаш Кичүе авылындагы ферма территориясеннән тимер торбалар урлау факты буенча да җинаять эше кузгатылга, угрылырны эзлиләр. Базарлы Матактагы өй яныннан  исә “Орион” велосипедын чәлдереп киткәннәр.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз дөньяга килгән.

Сихтермә-Хузангай – Хурада  автомобиль юлында тәртип сакчылары туктаткан  “Жигули” машинасында үтә күренмәле сыеклык тутырылган бишәр литрлы 15 пластик шешә табыла.

Түбән Әлки авылы кешесенеке булган әлеге продукция дәүләт алкоголь инспекциясенә экспертизага җибәрелә.


6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
47 генә хуҗалыклы Бибай Чаллысы  кечкенә авыллар исемлегендә йөрсә дә, гүзәл табигате, төзек йортлары, уңган-булган кешеләре белән зуррак авыллардан һич кайтыш түгел. Биредә хезмәт сөючән, тормышка гашыйк, киң күңелле халык яши. Авылның абруйлы гаиләләреннән берсе – Габбас абый һәм Рамилә апа Җәләловлар быел бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
 
Аварияләрдә  дүрт кеше һәлак булган, тугыз кеше җәрәхәтләнгән. ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе Рәис Сафин әйтүенчә, быел юл һәлакәтләренең һәм анда зыян күрүчеләрнең  артуы күзәтелә (узган елның тугыз аенда район юлларында 2 кеше һәлак булган).
Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу көздә Россия Кораллы Көчләренә районыбыздан 35 егетне озату күздә тотыла. Моңа кадәр һәр чакырылышта районыбыз җиткерелгән планны уңышлы үтәп килде. Бездә армия хезмәтеннән тайчанучылар, качып калырга тырышучылар юк дәрәҗәсендә.
Бу атнада бадминтон буенча район мәктәпләре арасында ярышлар үткәрелде.
Анда Базарлы Матак мәктәбе укучылары беренче, юхмачылылар икенче урынны  яуладылар. Хлебодаровка һәм Яңа Салман мәктәпләре өченче урында.
Хәйруллин хәйрия фонды 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортына бүләкләр китерде.
Фонд шулай ук аз керемле өлкән яшьтәге әлкилеләр өчен 80 пакет бүләк әзерләгән.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 10 тоннага күбрәк. Чуаш Кичүе, Салман, Түбән Әлки авыл җирлекләре сөт тапшыру буенча алдынгылар рәтендә. Бу җирлекләрдә халык ун көндә 54 тонна сөт җитештереп саткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International