ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2014 ел
шимбә
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашудан соң, Италиянең “Кремонини групп” компаниясе җитәкчесе Луиджи Кремонини Татарстанның  алты районында, шул исәптән безнең Әлки җирлегендә дә булды.
 

3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Район халкының салкын су һәм урамнарны яктырту буенча әҗәтләре 1,5 миллион сумнан артып киткән.
Мәктәпләр ремонтлауга кагылышлы республика программасы буенча быел районда Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләренә капиталь ремонт ясала.

2
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ай башына барлыгы 45 мең тонна сенаж салынды, 1,5 мең тонна печән хәзерләнде. 
Механиазторлар, азык  хәзерләүне дәвам итеп, кукуруз һәм көнбагыш басуларында рәт араларын эшкәртәләр.
Соңгы көннәрдә базарда чиләкләп җир җиләге сата башладылар. 
Быел ул болыннарда, урман буйларында бик күп булып өлгерде, иренмә, җый гына. Берәмләп җыйган җиләкләренә сатучылар бәяне төрлечә куя: биш литрлы чиләк тулы табигать бүләген 300–350 сумга, зуррак чиләкне хәтта 1000 сумга тәкъдим итәләр алар.
Авыл тормышы нык шәхси хуҗалык, йорт тулы терлек белән күркәм. Сыер асраган гаилә үзен сыйфатлы ризык белән тәэмин итеп кенә калмыйча, сөт тапшырып, азмы-күпме акча да эшли ала. Үткән елда шәхси сектордан хәзерләнгән сөт өчен халыкка 82 миллион сум акча түләнде! Аз түгел бит бу.
20 июльдә районда референдум үткәрелә. Ул нинди максатларны күздә тотып уздырыла? Референдумда катнашучылар нинди сорауларга җавап бирергә тиешләр? Бу сорауларга ачыклык кертүен үтенеп, муниципаль район советының юридик бүлеге начальнигы Рузия Гариповага мөрәҗәгать иттек.
 

1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Шәхси хуҗалыкларда терлекләргә печән хәзерләү дәвам итә. 
Иске камкада сыер-сарык асраучылар табигый болынлыкларны бүлешкәннәр, бары яңгырлар гына үлән чабуны тоткарлый. Әмма камкалылар крестьян-фермер хуҗалыклары үстергән печәнне хәзерлиләр. Вәлиев Илсур 20 тонналап, Гатауллин Әхәт 15 тонна печән алып кайтып өеп куйган инде. КФХ башлыгы Акберов Илшат үз басуыннан халыкка 200 тонна печән тараткан (бушлай түгел, билгеле).

 

 

 
Халыктан җыелган үзара йөкләнгән салымның һәр 1 сумына дәүләт 4 сум өстәп бирә башлагач, авылның тагын 10 ноктасына лампалар өстәгәннәр. Дәүләт ярдәме авылны тулысынча яктыртырга һәм электр энергиясе өчен түләргә мөмкинлек бирә.
 Аның нәтиҗәләрен наркотивларга каршы көрәш комиссиясе утырышында тикшерделәр. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова айлык дәвамында районда нинди кисәтү чаралары үткәрелүе, аңлату эшләре алып барылганлыгы турында сөйләде. Аннары эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, баш табиб Светлана Одушкина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина үз өлкәләренә кагылышлы мәгълүматны җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International