ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Район хуҗалыкларында хәзерге вакытта 24219 баш мөгезле эре терлек исәпләнә

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә үткән атнада 1 малай дөньяга килгән.
Егет Ташбилгедә яшәүче Аширова Розаның дүртенче улы.
 Чуаш авыллары арасында беренчеләрдән булып Иске Тахтала халкы быел зурлап авыл көне үткәрде. Бу бәйрәбмне оештыручылар авыл барлыкка килүгә 400 ел, мәктәп ачылуга 100 ел тулуга багышладылар.
Барыбызның да тормышында әллә күпме зур һәм кечкенә вакыйгалар була. Кайберләре күпмедер вакыттан соң онытыла, кайберләре вакыт-вакыт хәтердә яңарып ала, ә беришеләре һәрчак истә, чөнки язмышыбызның мөһим өлеше булып торалар.
Сергей Андреевич Платоновны укучылары чынлап торып яраталар, мәктәп бетереп киткәч тә аның турында хөрмәт белән, үз итеп сөйлиләр. Моның сере бик гади: укытучы балаларны үзенә тиң күрә, берсенә дә өстенлек бирми, ул аларга өлкән иптәш тә, дус та, сердәш тә.

28
июнь, 2014 ел
шимбә
Иске Алпар авыл җирлеге советы сессиясендә депутатлар халык өчен бик мөһим мәсьәләне – шәхси секторда печән хәзерләүне караганнар.

27
июнь, 2014 ел
җомга
Түбән Әлки мәктәбен каршындагы җәйге лагерьда 20 бала ял итте. ТӘрбиячеләр Гүзәлия Гобәйдуллина, Гөлназ Сәлахова 1–4 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч уеннар белән тулы ял оештырдылар. Күп балалы гаиләләр (мәсәлән, Фирдүс Хәмидуллин, Альберт Гобәйдуллин, Рифат Сабиров һәм башкалар шундый зур гаиләләрдә үсүче малайлар) лагерьгә юллама алганда өстенлекләрдән файдаланганнар.
Лагерьда ял иткән чорда балаларны район үзәгендә үткәрелгән төрле чараларда катнаштыру җаен да тапканнар. Хәзер мәктәптә икенче смена өчен төркем туплау дәвам итә.
Россия Президенты Владимир Путин үткән елның 9 декабрендә Дәүләт Думасы депутатлары каравына закон проекты тәкъдим иткән иде. Ул РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан амнистия игълан итү турында булып, 25 мең россиялегә кагылды.
Моннан бер ел элек Салман авылындагы Гольцовлар гаиләсе берьюлы ике улларын армиягә озаткан иделәр. Владимир белән Сергей Хабаровск краенда бер частьтә хезмәт итәләр. Инде егетләр, әти-әниләрен сөендереп, хезмәтләрен тәмамлап кайтып та җиткәннәр. Армиягә кадәр Владимир Гольцов бик яхшы билгеләргә техникум тәмамлаган, ә энесе Сергей һөнәр училищесында белем алган. Хәзер инде егетләр хезмәт юлларын башлап киләләр.

 

 

 

Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Әлфия Дәүлетшина аналарны бәбиләре туу  белән тәбрикләде, ана капиталын нинди максатларда кулланып булуын аңлатты. Сертификат белән бергә ул гаиләдәге беренче балаларга да бүләкләр өләште. 

Тантанада Розалия Родионова да катнашты. Ул да үз чиратында бу гаиләләрне шундый шатлыклы вакыйга - гаиләдә сабый туу һәм ана капиталы сертификаты алу белән тәбрик итеп, үз бүләкләрен тапшырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International