ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Түбән Колчурино авылында күмәк халык яши, көнкүрештә килеп туган мәсьәләләрне алар бергәләп хәл итәргә тырыша.
Үткән атна дәвамында эчке эшләр бүлегенең кизү частенә 38 мөрәҗәгать һәм гариза кергән.

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Май аеннан башлап юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне теркәү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасы республикада узган Мәктәпкәчә белем бирү елы нәтиҗәләре буенча 1 миллион сумлык грант отты.
Милли ашлар атналыгында “Причал” кафесы (хуҗасы Гүзәлия Гатауллина) Базарлы Матакта яшәүче аз керемле гаиләләрдә үсүче балаларны төшке ашка чакырып сыйлады.
Чыгарылыш сыйныфлар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетерделәр: быел мәктәпне тәмамлаган 111 укучы һәм узган елларда белем алган 1 кеше мәҗбүри булган рус теле һәм математикадан сынау үттеләр. Үз теләкләре белән имтиханнарны тагын 7 фәннән сайлаучылар да тынычланып калдылар. Инде 5 фән буенча имтиханнар нәтиҗәләре билгеле дә.
“Бердәм Россия” партиясе район җирле бүлегенең 22нче конференциясендә сайлауларга әзерлек мәсьәләсе каралды.

18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

7 июньдә булган район Сабан туенда спорт ярышларында һәм уеннарда җиңү яулаучыларның исемнәре

Бәйрәмгә шунда гомер итүчеләр генә түгел, читтә яшәүче биктмерлеләр дә килгән, дус-туганнарны сагынып, ераклардан кайтучыар да булган. Бәйрәмдә җыр-биюләр, төрле ярышлар һәм уеннар мавыктыргыч итеп оештырылган. “Тәмле шашлык, кайнар чәй бушлай иде. Түбән Биктимер кечкенә авыллар рәтеннән йөрсә дә, ул хезмәте белән танылган күп кенә күренекле шәхесләрнең туган авылы, тарихы да гыйбрәтле. Шуңадыр, авыл көне биредә җылы рухлы, күңелле булып үтте”, - диләр бәйрәмдә катнашучылар.
Базарлы Матакның Юбилей, Гафиятуллин, Сәйдәш урамнарына яңа суүткәргечләр салынды. Аларның гомуми озынлыгы 1230 метр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International