ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
Район авыл хуҗалыгы формированиеләре терлекләр өчен кышка азык базасы булдыралар. “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Чаллы” терлекчелек комплексында  4 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала
Хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарга хокук ярдәме күрсәтү һәм аларның хокукларын бозуга юл куймау максаты белән 25–26 июньдә халык өчен «кайнар» телефон линиясе эшләячәк.

24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
22 июнь – халкыбыз хәтереннән мәңге җуелмаячак көн. Моннан 73 ел элек тә якшәмбегә туры килгән ул. Матур булып аткан таңның тынычлыгын бозып, зәңгәр күктән шәһәр-авыллар өстенә бомбалар ява башлый, илгә  Германия гаскәрләре бәреп керә. Совет халкының Бөек Ватан сугышы әнә шулай башланып китә. 

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары автомобиль руле артына исерек килеш утырган 4 кешене тоткарлаганнар. Алар шулай ук штрафларын вакытында түләмәгән өчен 5 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Атна дәвамында юлларыбызда 2 авария теркәлгән.


 

 

 
Югары Колчуринодан Александра Филипповага киокусинкай-каратэ буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч бала дөньяга килгән, барысы да малайлар. Иске Чаллыдан Зыятдинова рамилә дүртенче, Югары Колчуринодан Симанова Елена өченче тапкыр әни булганнар.


 

 

 

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Эше нинди, ашы шундый, диләр борынгылар. Карга халкының күркәм эшләре республикага мәгълүм. Хезмәт сөючән, тырыш, уңган авылдашларыбыз эшне дә эшлиләр, матур итеп ял итә дә беләләр. Моның матур үрнәге – ел саен үткәрелеп килүче Сабантуй.
 
1 июньнән оешма-предприятиеләрдә, җәмәгать туклануы биналарында тәмәке көйрәтү катгый тыела. Бу "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке тарту тәэсиреннән саклау турында" федераль законның икенче этабы көченә керү белән бәйле. Закон тәмәке продукциясен сатуга таләпләрне кырысландыра һәм тарту тыелган урыннар исемлеген киңәйтә. Законны үтәмәүчеләргә штраф яный.
 
Бүген электр энергиясеннән башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Һәркайда – өйдә дә, эштә дә, урамда да, мәктәптә дә – электр энергиясе кирәк. Аны һәр көнне, һәр эштә диярлек кулланабыз, әмма хәвефсезлек кагыйдәләре турында да онытырга ярамый.
 
Базарлы Матак мәктәпләре лагерьларында ял итүче балалар янгын частенә экскурсиягә барганнар. Янгын сүндерүче абыйлары аларга үзләре эшли торган машина һәм җайланмаларны күрсәткәннәр, ут капкан җирне ничек сүндерергә икәнлекне аңлатканнар. Балалар янгын чыгу турында хәбәрләр  кабул итүчеләрнең эш урынын – диспетчер хезмәтен бик кызыксынып караганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International