ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Татар халкының милли бәйрәме Сабан туе быел 7,8 июнь көннәрендә - республика районнарында, 12 июньдә– Чаллыда һәм 21 июньдә Казанда узачак. «Каравон» бәйрәме исә 25 май көнне Лаеш районының Никольское бистәсендә үткәреләчәк.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бер төркем малайлар һәм кызларны район туган якны өйрәнү музеена алып бардылар һәм космонавтика залын күрсәттеләр.
18 апрельдә Балалар иҗаты йортында муниципаль район советының 31 нче утырышы булачак.

Утырышка вәкаләтле орган депутатлары, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җәмәгатьчелек, руханилар һәм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.
Яз бер башланып киттеме, үткәнен сизми дә каласың. Әле генә урамнарда калын кар ята иде, инде ул эреп тә беткән, кай арада җәяүле сукмаклары да төшеп өлгергән. Күңелле, рәхәт, кыш буе ялкауланган тән-әгъзалар эш сорый.
Районыбызга республика судьялары җыелды. Бу көнне “Алинә” спорт залында республика судлары һәм суд берлеге командалары арасында волейбол буенча дүртенче турнирның финал уеннары булды. Бәйгедә 12 команда көч сынашты.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Янгын хәвефсезлеге буенча балалар иҗаты бәйгесендә яшь әлкилеләрнең эшләре югары бәяләнде.“Без янгыннарсыз дөньяда яшәргә телибез”–Россия янгын сүндерү хезмәтенең 365 еллыгы уңаеннан оештырылган Бөтенроссия конкурсы әнә шундый девиз астында үтә.
Бәйгенең максаты - өлкәннәрне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдалануга күбрәк җәлеп итү. Укучылар аларга шушы порталда теркәлүдә ярдәм итә алалар.
Түбән Әлкидә алар 80 метр үткәргеч сузып, 20 лампа элделәр, Чуаш Кичүе белән Югары Колчурино авылларында шулай ук электрүткәргечләр суздылар. Бүген егетләр Кошки авылында эшлиләр.
Эшмәкәрләр Радик, Гүзәл һәм Айрат Гатаулиннар Юхмачы интернат- йортында яшәүчеләргә җәйге бакчада ял итәргә уңай булсын дип артлы эскәмияләр ясатып куйганнар.
2011 елда дәүләтебез гаилә фермалары төзелешенә матди ярдәм күрсәтә башлагач, Хурада авылында яшәүче Константин Миндрюков баштанаяк шул эшкә чума.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International