ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Яңа елдан мәктәпкәчә учреждениеләрдә түләү бәяләре сизелерлек артты. Моны ата-аналар төрлечә кабул итте. Алдан ук аңлаткач, өстәмә компенсация түләнәсен, элеккегеләренең дә сакланасын белгәч бакчага йөрүче нәни әлкилеләрнең әти-әниләре ризасызлык белдереп тавышланмады анысы. Менә елның өч ае үтеп тә китте. Бакча түләүләренә кагылышлы хәлләр ничегрәк соң? Гаиләләр компенсация аламы?

31
март, 2014 ел
дүшәмбе
Бүгеннән үк инде баласын әлеге бакчага йөртәргә теләгән әти-әниләрдән гаризалар кабул ителә. Аларны интернеттагы дәүләт хезмәткәрләре порталы аша яисә район мәгариф идарәсенә килеп бирергә кирәк.
 Казанда үткән яшьләр һәм балалар фольклор коллективларының II төбәкара конкурсында район Балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр дә катнашты һәм әйбәт нәтиҗәләргә иреште.
Бу былтырның шул чоры белән чагыштырганда 1341 килограммга күбрәк. Салман, Алпар, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә халыктан сөт җыю әйбәт оештырылган.
24 мартта “Алексеевскдорстрой” эшчеләре район юлларындагы чокыр-чакорны ямауга керештеләр.
Авылларда мәдәниятны үстерүгә, гореф-гадәтләребезне, милли традицияләрне тергезүгә һәм яшәтүгә зур өлеш кертүләре өчен һәм мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Иске Кората һәм Чуаш Шәпкәсе мәдәният йортлары директорлары Алина Садиванкина һәм Василий Ермолаев Татарстан мәдәният министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Ярты ел буе дәвам иткән ярышларда авыл җирлекләре һәм район оешмаларының 20 командасы 800 ләп уен уйнады.

28
март, 2014 ел
җомга
Путалы көрәш буенча Биектауда узган турнирда Базарлы Матактан Ландыш Хисмәтова үз авырлыгы буенча өченче урынны алды.
"Алинә" универсаль спорт залында "Челтәр компаниясе" Чистай электр челтәрләре командалары арасында волейбол ярышлары булды. Бәйгедә җиде районның электр станцияләре, шулай ук 77 нче подстанция һәм Чистай электр челтәрләре идарәсе командалары көч сынашты.
Республика Икътисад министрлыгы субсидияләр төсендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен кече һәм урта эшмәкәрләрнең бизнес-проектларын сайлап ала.
Конкурс сайлавында катнашуга заявкалар республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге тарафыннан быелның 13 мартыннан кабул ителә. Әлки районы өчен эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге вәкиллеге Чистай шәһәрендә (К.Маркс ур., 160 м) урнашкан. Контакт өчен: Билялов Тимур Фәрит улы. Электрон адрес bilyaloy.sce@yandex.ru ; тел.: 8-905-026-36-62.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International