Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Игенчеләребез бүген язгы кыр эшләренә ныклап торып әзерләнә
Район хуҗалыкларына әлегә 2900 тонна ашлама кайтарылды. Механизаторларыбыз бүген язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканы төзекләндерү белән мәшгуль.
Казан шәһәрендә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турнирында районыбыз егетләре призлы урыннарны алды
Түбән Әлки мәктәбе укучысы Фәнзил Мисалов үз үлчәмендә өченче урынны яулады. Аның тренеры Рәмзис Сәлахов. Ә Иске Тахтала мәктәбе укучылары Артем Садулов – беренче, Максим Иванов өченче призлы урыннарга лаек булдылар (тренерлары Рәмис Вафин һәм Виталий Абасев).
Кекусинкай каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләребез сокланырлык уңышларга ирешә
Кекусинкай каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләребез сокланырлык уңышларга ирешә: Балтачта уздырылган ярышларда Хурададан Яков Яганев икенче, Базарлы Матактан Игорь Вассунов өченче урыннарны алдылар. Шунысы игътибарга лаек: Россия беренчелегенә бу ярышларда безнекеләр генә район үзәгеннән булып, башка спортчылар зур шәһәрләрдән – Санкт-Петербург, Новосибирск, Мурманск һәм башка калалардан килгән бит.
Үсмерләрне ярышларга тренер Геннадий Вассунов әзерләгән.
Быелның өч аенда районда өч янгын булды
Утта бер кеше һәлак булды, бер кеше зарар күрде. Янгын ике йортны һәм бер корылманы юк итте, зур матди зыян китерде.
"Әлки хәбәрләре" һәр өйгә көтеп алынган кадерле дус булып килеп керсен, элемтәләребез беркайчан да өзелмәсен иде
Җырдагыча, "дәрткә-хискә бай", ә авыл кешесе өчен эш-мәшәкатьләр белән дә тулы апрель аена аяк бастык. Апрель сезнең белән безнең элемтәләрне яңарту, алдагы айларга дуслык-бергәлек күперләре салу вакыты да әле ул. Ник алаймы? Апрельдән бит вакытлы матбугатка язылу башлана.
1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
7 апрельдә “Иман Фильм” продюсерлык үзәге директоры Кузьма Морозов җитәкчелегендә иҗади төркем Базарлы Матакка киләчәк
Үзешчәннәр, яшьләр һәм балалар төшергән фильмнарның Казанда үткән V халыкара фестивале кайтавазы дигән республика чарасы безнең районга да килеп җитәчәк.
Яңа туган балалар хисабына әлкилеләр җиде кешегә артты
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч малай, дүрт кыз дөньяга килде. Түбән Колчурино авылыннан Оксана Смирнова һәм Юлия Новикова, Иске Салманнан Гөлфия Насыйбуллина дүртенче балаларын таптылар.
Икенче балаларын тапкан әниләргә гаилә капиталы сертификаты тапшырылды
Пенсия фонды белгечләре бу вакыйга әниләрнең хәтерендә уелып калсын, дип тырышканнар: бер бүлмәне төрле төстәге шарлар белән бизәгәннәр, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре әзерләгәннәр.
Басуларны ашлауда дәүләт ярдәм күрсәтә
Басуларны ашлауга районыбызга республикадан 21,4 миллион сум, Россия Федерациясе бюджетыннын 19,87 миллион сум субсидия бирелде.
Әлеге акчага хуҗалыкларга һәм фермерларга минераль ашламалар кайтарыла. Бу эш инде төгәлләнеп килә.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре спектакль куйдылар
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа Чаллы клубында Наил Гаитбаевның “Әстәгъфирулла” комедиясен күрсәттеләр.
Авыл халкы әлеге тамашаны бик яратып калды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз