ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2014 ел
чәршәмбе
Язгы кояш астында басулар көннән-көн күбрәк мәйданда кардан арына бара. Бүген игенчеләрне иң борчыган мәсьәлә – уҗымнар озын кышны ничек үткәрде икән? Әлеге сорау белән без “Россельхозцентр”ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафинга мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгеләрне җиткерде.
25 март иртәсендә Базарлы Матакның Көньяк урамында ике фатирлы агач йорт янды. Утта бер кеше һәлак булды.
Бүген концерт-кичәләргә тамашачы җыю ансат түгел. Ә менә Нәби Дәүли исемендәге гимназия үзешчәннәре әзерләгән тамашалар һәрвакыт тулы заллар белән уза. Аларның күптән түгел район мәдәният йортында булган иҗади отчет концертында да залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Татарча һәм русча чыгышлар аралашып барган бай эчтәлекле бу кичә тамашачыларны ял иттереп кенә калмады, җитди уйларга да этәрде.
Яңа китапның дөнья күрүе уңаеннан үткәрелә торган мондый чаралар районда бик сирәк күренеш. Соңгы елларда ике яңа китапны тәкъдир итүне генә искә төшерә алам. Болар “Каргауыл” тарихи-әдәби басмасы һәм Олег Мурзинның “Сихтерме – село родное” китабы.

25
март, 2014 ел
сишәмбе
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 3 малай дөньяга килде.

Татар Борнае авылыннан Гөлия Нуруллина дүртенче баласын тапты.
Бөтен мөселман дөньясы билгеләп үтә торган Нәүрүз – көн белән төн тигезләшкән чак. Кайбер халыкларда ул Яңа ел башлануны белдерә.
Китапханә хезмәткәре Ирина Сабирова укучыларны күп төрле газета һәм журналлар белән таныштырды, бүгенге интернет заманында да басма матбугатның үз укучысын да, әһәмиятен дә югалтмавы турында әңгәмә корды. Соңыннан китапханә фондында булган кайбер журналларны укучыларга бүләк иттеләр. Бу чараны авыл китапханәчеләре дә карады.
Татар телен өйрәнү буенча әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча тормышка ашырыла.
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк. Безнең районнан кырыклап егет хәрби бурычын үтәп кайтырга дип армия сафларына китәчәк.

24
март, 2014 ел
дүшәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International