ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Сишәмбе көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә язгы ташу һәм каникуллар чорында юл хәрәкәте иминлеге һәм балаларның хәвефсезлеген саклауга багышланган ата-аналар җыелышлары булып узды.
1 майдан сату өчен үстерелгән терлек-туарны махсус урыннарда гына чалу таләбе кертелә. Мондый шартның куелуы Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе белән бәйле. Бу таләпнең авыл кешесе өчен ни дәрәҗәдә катлаулы буласын киләчәк күрсәтер. Һәрхәлдә шуны әйтергә кирәк: безнең районда сугым мәйданчыгы төзеләчәк, белгечләр аның мәшәкатенә керештеләр инде.
2013 елда район юлларында булган аварияләрдә 2 бала зыян күрде, махсус җайланмасыз гына утырып баручы бер бала һәлак булды.

19
март, 2014 ел
чәршәмбе
Чистай шәһәрендә Юрий Гагаринның тууына 80 ел, Валерий Чкаловның тууына 110 ел уңаеннан хәрби-патриотик клубларның республика ДОСААФ оешмасы тарафыннан оештырылган зональ ярышларында “Йолдыз” клубы уңышлы чыгыш ясады.
Үткән атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 79 очрагы теркәлде.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
Чит дәүләтләрдән, бигрәк тә элеккеге союздаш республикалардан Россия Федерациясенә ел саен мигрантлар ташкыны агыла. Кемдер тарихи ватанын, нәсел тамырларына башлангыч биргән якларны эзли. Кемдер үз илендә эшсезлектән аптырый. Кемдер күп акча эшләп баерга, гаиләсен хәерчелектән йолып алырга омтыла. Газиз җиреннән аерылып китәргә мәҗбүр итүче сәбәпләр күп төрле булса да, максат бер – Россия Федерациясендә эшле һәм тораклы, гражданлык статусына ия булу.
Күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру, дым каплау, язгы чәчү – болар барысы да көзге уңышның нигезен тәшкил итүче эшләр. Һәм аларга үтә җитди карап, әйбәтләп әзерләнергә кирәк.
Үткән атнада  чаңгы буенча Самара өлкәсендә уздырылган ярышларда Борискино мәктәбе укучылары да катнашты һәм призлы урыннарны яулады.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган бу җыенның беренче көнендә эшмәкәрләр “Ярдәм” мәчете һәм күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге белән таныштылар, Иске Татар бистәсен карап йөрделәр.

17
март, 2014 ел
дүшәмбе

“Алинә” универсаль спорт залында 15 яшьтән олы үсмерләр, ир-егетләр арасында пауэрлифтинг ярышлары үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International