Россия ГТХМның 2021 елның 24 августындагы «Гражданнар оборонасы буенча штаб күнегүләрен әзерләү һәм үткәрү турында» 572 номерлы боерыгы һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының 2021 елның 27 сентябрендәге «Федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләрен әзерләү һәм үткәрү турында»13 номерлы боерыгы нигезендә, 2021 елның 6 октябрендә гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб өйрәнүләре үткәрелә.
Теге я бу куркыныч хәл килеп туганда оператив рәвештә эшләү максатыннан 2011 елның сентябрендә районда бердәм дәүләт диспетчер хезмәте төзелә. Аның рәсми атамасы – Әлки районында гражданлык саклану идарәсе.
Базарлы Матак урта мәктәбенең тимурчы отрядлары шефлыкка алынган ветераннарны Өлкәннәр көне белән котлады
29 нчы сентябрь көнне Каргалы мәктәбендә, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында, укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре, светофор сигналлары, юл билгеләре, юлда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен искә төшерү, таныштыру һәм формалаштыру, укучыларның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белемнәрен киңәйтү буенча презентация күрсәтелде.
Россиядә тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаргычларын йөртү таләбе 2006 елдан бирле гамәлгә кертелгән һәм тәкъдим итү характерына ия
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Башкарма комитетына кирәк.....
Үзләре җитештергән товарларны сатучы, башка кеше ялламыйча гына хезмәт күрсәтүе физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр үзмәшгуль була ала. Әйтик, хисапчы, программист, риелтор, репетитор, няня, машина йөртүче, төзүче, фотограф, кондитерлар. Гомуми керем елына 2,4 млн сумнан артмаска тиеш
Үзәк урамнар иртәдән төрле йөк машиналары белән тулды. Ул арада сатучылар өстәлләренә Мамадыш, Саба районнарында җитештерелгән сыр, май, казылык, Ульяновск өлкәсеннән ысланган ит, каймак һәм эремчек урнаштырды. Тырыш әлкилеләр дә сынатмады-яңа гына суеп чистартылган каз һәм үрдәк, яңа гына суйган сыер ите, балык, сөт һәм сөт продуктлары, атланмай, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка бик күп әйберләр алып килделәр. Шулай ук сатуда утын, печән һәм салам да бар иде.
Ә үзешчән артистлар ачык һавада концерт күрсәтеп, ярминкәгә бәйрәм рухы өстәде. Микрофоннар тынып тормый: район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар халыкның яраткан иҗади номерларын башкара.
Район Башлыгы А. Ф. Никошин Чуаш Кичүе урта мәктәбе базасында урнашкан «Росток»мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге белән танышты. Укучылар мәктәп каршындагы урманчылыкның нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләделәр, агачтан сувенирлар ясау буенча мастер – класс күрсәттеләр.
Бүген район Башлыгы А.Ф. Никошин Чуаш Кичүе авылында яшәүче өлкәннәр белән очрашты. Район Башлыгы халыкны бәйрәм белән котлады. Чуаш Кичүе авыл җирлеге Башкарма комитеты авыл халкы өчен концерт программасы белән чәй табыны оештырды.