Узган атнада “Алинә” спорт залында татарча көрәш буенча күп тапкыр район Сабантуйлары батыры булган, республика бәйгеләрендә җиңүгә ирешкән Үргәгар егетләре – бертуган Илсур һәм Илмир Фәракшиннар истәлегенә спортның бу төре буенча ачык турнир үткәрелде. Аны район спорт мәктәбе оештырды. Ярышларда 2004-2010 елларда туган егетләр һәм үсмерләр катнашты.
Бүген “Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУнең 1 – 5 сыйныф укучылары өчен "Без бергә"республика парлы эшләр бәйгесе узды.
Район хуҗалыкларында техниканың кышкы саклауга әзерлеген тикшерү бара. Көньяк-Көнчыгыш Һәм Көньяк Әлки территориаль идарәсе техникасы каралды
Әлки муниципаль районының Түбән Кәчи авылында яшәүче Вильдеева Анна Ивановнага 95 яшь тулды
Төгәлбәй авыл мәдәният йортында «Уңыш бәйрәме» булып узды, “Көз бүләкләре" күргәзмәсендәге җиләк-җимеш, яшелчә һәм чәчәкләрнең төрлелеге, матурлыгы көзге чорда күңелне сөендерә.
Партиянең Әлки җирле бүлекчәсе секретаре Никошин Александр Федорович «Урманны саклыйк»Бөтенроссия акциясендә катнашты. Базарлы Матак авылының Үзәк паркында агачлар утыртылды.
2021 елның гыйнвар-август айларында 11,7 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сату 5% ка кимегән
2021 елның 27 сентябренең 11: 00 сәгатендә Әлки муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Әлки муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм тренировкада катнашучыларның терроризм куркынычының югары «сары» дәрәҗәсен билгеләүдә эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә бәя бирелде.
Ташбилге авылы китапханәсе "Чишмә"балалар бакчасында кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Соңыннан балалар китапханәче белән берлектә яраткан әкиятләре сурәтләнгән китапларны кызыксынып карадылар.
27 сентябрь көнне Карата авыл китапханәсе «Доктор Айболит» дигән китап осталыгы акциясе үткәрде. Китапханәче балаларны китаплар белән эш итүдә сак булырга чакырды.