ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 27 сентябренең 11: 00 сәгатендә Әлки муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Әлки муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе һәм тренировкада катнашучыларның терроризм куркынычының югары «сары» дәрәҗәсен билгеләүдә эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә бәя бирелде.

Ташбилге авылы китапханәсе "Чишмә"балалар бакчасында кәгазьдән эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Соңыннан балалар китапханәче белән берлектә яраткан әкиятләре сурәтләнгән китапларны кызыксынып карадылар.

27 сентябрь көнне Карата авыл китапханәсе «Доктор Айболит» дигән китап осталыгы акциясе үткәрде. Китапханәче балаларны китаплар белән эш итүдә сак булырга чакырды.

Аппак мәдәният йортында "Яшьләр террорга каршы” дигән темага мәктәп укучылары белән очрашу булып узды.


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 27 сентябрендә район Мәдәният йортында Әлки муниципаль районының Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең террорчылык куркынычының югары «сары дәрәҗә» территориясендә эш-гамәлләрне эшкәртү буенча укыту тренировкасы буенча чираттан тыш утырышы үткәрелде. Утырышта район АТК әгъзалары, район  Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзалары, район прокуроры катнашты. Террорчылыкка каршы комиссия рәисе утырышта катнашучыларны кереш күнегүләр белән таныштырды.

Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән авырган гражданнар 2021 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы медицина оешмаларында ММИ полисы буенча бушлай тирәнтен диспансерлаштыру уза алалар

Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың абруйлы, дәрәҗәле гаиләләрен кабул иттеләр. Безнең районнан әлеге тантанада Рәшит һәм Миңзифа Мөхәммәтшиннар катнашты.

"Юл хәрәкәте иминлеге" атнасы кысаларында 1 " Б " сыйныфта ЮХИДИ бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә кече яшьтәге мәктәп укучыларын урамда йөргәндә юл хәрәкәте иминлеге турында күзаллауны формалаштыру максаты белән сыйныф сәгате узды.

Татарстан Республикасында 2021 елның 28 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр (Казанда төнлә һәм иртән).

24 сентябрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юлдашева Саҗидә Габдулла кызы 4 сыйныф укучылары белән берлектә көз һәм көзге уңыш турында белемнәрне ныгыту максатыннан "Көзнең тылсымлы бизәкләре" дигән квест үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International