ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Районда ярты ел һәм аннан күбрәк вакыт элек коронавируска каршы прививка ясатучылар икенчегә вакцина кадата башлаганнар.

Әлки муниципаль районының Түбән Әлморза авылында яшәүче Нурбәрья Вәлиулла кызына 90 яшь тулды

«Гараж амнистиясе» буенча гражданнардан килгән күп санлы сорауларны исәпкә алып, Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә гражданнарга әлеге тема буенча атна саен үткәрелә торган кайнар линияләр кысаларында консультация бирүне дәвам итә.

28 сентябрьдә Әлки муниципаль районының Иске Карата авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Стратонова Любовь Сафроновнага 95 яшь тулды

28 сентябрьдә Әлки муниципаль районы Түбән Кәчи авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Световидов Сергей Васильевичка 95 яшь тулды.

 “Татмедиа” газета-журналларына язылган өчен скутер, телевизор, электрочалгы белән бензопычкы, смартфоннар һәм башка техника от!” акциясендә катнашып Югары Кәчидә яшәүче Виктор Толстов смартфон откан иде.

1 октябрьдә Базарлы Матак үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә үткәрелә.

Муниципаль районнарда «Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле технологияләре – авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе» темасына зона семинарлары уза

Узган атнада “Алинә” спорт залында татарча көрәш буенча күп тапкыр район Сабантуйлары батыры булган, республика бәйгеләрендә җиңүгә ирешкән Үргәгар егетләре – бертуган Илсур һәм Илмир Фәракшиннар истәлегенә спортның бу төре буенча ачык турнир үткәрелде. Аны район спорт мәктәбе оештырды. Ярышларда 2004-2010 елларда туган егетләр һәм үсмерләр катнашты.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген “Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБББУнең 1 – 5 сыйныф укучылары өчен "Без бергә"республика парлы эшләр бәйгесе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International