ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

24 сентябрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юлдашева Саҗидә Габдулла кызы 4 сыйныф укучылары белән берлектә көз һәм көзге уңыш турында белемнәрне ныгыту максатыннан "Көзнең тылсымлы бизәкләре" дигән квест үткәрде.

2021 елның 1 сентябреннән илдә мәдәниятсез һәм белемсезлеккә каршы көрәшнең яңа инструменты - яшьләр өчен Пушкин картасы эшли башлады.

Хузангай авыл клубы китапханә, музей белән берлектә "Александр Невский - рус җире улы" дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Үргәагар мәдәният йортында Халыкара тынычлык көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде.

24 сентябрь көнне Район мәдәният йортында Әлки районы үзешчән сәнгать коллективлары һәм мәдәният-ял учреждениеләре клублары үзләренең яңа иҗади сезонын ачып җибәрделәр.


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

Әлки районы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды

Анда район башлыгы Александр Никошин һәм ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты

Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәләрнең берсендә сүз авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую турында барды. Президент республика хуҗалыкларында чит илләрдә җитештерелгән кыйммәтле агрегатлар, машиналар файдаланылуын билгеләп үтте. Әмма аларны эштән бушагач тиешенчә саклауга игътибар бар җирдә дә җитеп бетми әле, диде ул.

Күпчелек авылларда клуб бердәнбер мәдәният учагы булып тора. Шул ук вакытта мәдәният учреждениесенең уңышлы эшләве җирлек җитәкчелеге, мәктәп, ә элеккеге елларда тагын әле колхоз я совхоз белән ничек хезмәттәшлек итүгә бәйле. Нәкъ менә шундый хезмәттәшлек Карамалы авылында булган һәм бар. Шуңа да биредә яшәүчеләрнең тормышы кызыклырак, яктырак. Бүген без укучыларыбызга авыл мәдәният йорты мөдире Рамил Хәсәншин турында сөйлибез.

РФ Саклану министры боерыгы белән Дәүләт гражданлык хезмәтен бик яхшы һәм нәтиҗәле итеп башкарганы, үзенә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәгәне, озак еллар макталып эшләп килгәне өчен Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссариаты хезмәткәре Марат Булат улы Шакиров Саклану министрлыгының “Намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International