2019 елның 12 декабрендә 12.00-20.00 сәгатьтә Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Лаврентьев В.П. Базарлы Матак авылы, Кояшлы ур., 13 йорт, 1каб. адресы буенча гражданнарны кабул итә: Язылу өчен телефон: 88434620106
2019 елның 10 декабрендә Базарлы Матак авылы Шәүкәт мәчетендә район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев район имам-хатыйблары белән киңәшмә үткәрде. Мөхтәсибәтнең агымдагы сораулары каралды һәм 2021 елга кадәр имамнарга яңа таныклыклар тапшырылды.
9 декабрь көнне Базарлы Матак авылы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Тукта коррупция!" дип исемләнгән хокук дәресе үткәрде. Чара оешма белгечләре өчен үткәрелде. Әңгәмә диалог формасында, видеороликлар карау формасында үткәрелде. Коррупциянең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Кунаклар коррупция барлыкка килү сәбәпләре белән таныштылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр, бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен һәм позицияләрен белдерделәр.
Чара ахырында Әлки муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе коррупцион күренешләр белән бәйле ситуацияне мисал итеп китерде, анда кунаклар бу хәлләр буенча үз фикерләрен әйттеләр.
10 декабрьдә «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе филиалы студентлары өчен район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Л.Х. Шакирова катнашында «Гадел квиз» интеллектуаль уены узды.
Россия Федерациясе Президентының 26.04.2013 ел, № Пр-936 күрсәтмәсен, Россия Федерациясе Генераль прокурорының 11.07.2013 ел, № 276.45 р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, 2019 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 9 сыйныф укучысы Алинә Ваһапова бокс буенча Татарстан чемпионатында кызлар арасында беренче урынны яулады. Аның тренеры Ленар Ситдыйков.
«Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары уңышлы чыгыш ясады.
Әлки районы укучысы Ралина Әхмәтова бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды
2019 елның 9 декабрендә районда Ватан Геройлары көнен билгеләп үттеләр. Төп чара Базарлы Матак авылының Геройлар паркында узды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары, Яшь гвардиячеләр, ветераннар, район җитәкчеләре катнашты.
2019 елның 9 декабрендә Аппак мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Ватан Геройлары көненә багышланган «Аларның исемнәре мәңгелек» дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Чара башында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштылар, Ватан геройлары турында презентация карадылар. Чара сугыштан кайтмаган авылдашлар һәйкәленә һәм Дан орденының тулы кавалеры Н.Ф.Пестонов мемориаль тактасына веноклар салу белән тәмамланды.