ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

24 июньгә авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 157,5 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 13,3 тоннага күбрәк. 153,5 тонна сатылган.

Узган декада эчендә шәхси сектордан 290446 кг сөт җыелган,бу узган ел белән чагыштырганда 16176кгка күбрәк һәм узган декада белән чагыштырганда 26742 кг артыграк. Лидерлар – Түбән Әлки - 25549кг,Чуаш Кичүе -  29471кг,Борискино - 15365кг.  Түбән Кәчи  - 4227кг. иң ахырда.

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  терлек  азыгы  әзерләүнең  барышы һәм  сөтчелек  тармагының  торышы  турында    мәгълүмат  бирде.      

23 июнь көнне Югары Әлки авыл клубында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә яшь китап укучылар өчен «Без китап яратабыз» дигән чара оештырылды, аннан соң авыл яшьләре өчен бильярд уеннары үткәрелде.

25 июньдә 11.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.

22 июнь көнне Карга авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны искә алу өчен хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг оештырдылар. Чарада китап күргәзмәсе оештырылды, анда катнашучыларны герой-якташларыбыз тормышы һәм батырлыгы турында материаллар белән таныштырдылар.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елда Россия авыл яшьләре берлеге инициативасы белән Гомумроссия халык фронты "Авыл. Үсеш территориясе" исемле яңа проект эшләтеп җибәрде. Аның максаты – авыл территорияләрендә милли проектларны гамәлгә ашыруны анализлау һәм авылны үстерүгә яңа алымнар формалаштыру. Проект бурычларына авыл территорияләрен үстерүгә йогынты ясый торган илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары үтәлешен мониторинглау, авылда тормыш сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр эшләү һәм җирле халыкны үз торак пунктларын үстерүгә җәлеп итү керә.

23 июнь көнне мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре Казан шәһәрендә узган Сабантуй-2019 Республика милли бәйрәмендә катнаштылар, авыл йортын чуаш халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдыручы Авыл хуҗалыгы җиһазлары белән җиһазландырдылар.

23 июньдә Казанда   милли татар бәйрәме – Сабантуй гөрләп узды.  Сабантуйның  төп  мәйданы   Тынычлык  бистәсендәге  Каенлыкта  оештырылды,  биредә    Татарстанның 11 муниципаль районы үз  утарларын  ачты.  Һәр  район үзләренең  үзенчәлекле  яклары  һәм аерымлыгы  белән   Сабантуй  кунакларын  гаҗәпләндерергә  тырышкан.  Мәсәлән, Теләче районы    мәйдан  кунаклары  өчен  татар  халкының  горурлыгы  булган  “Татар” токымлы  ат  алып  килгән

21, 22 июнь көнне барлык мәдәният учреждениеләрендә кайгылы датага багышланган чаралар, "Хәтер шәме" акциясе, "Солдат батырлыгы алдында баш иябез" хәтер дәресе, “һәркемне исемләп искә төшерик”  хәтер вахтасы, "Хәтеребезне еллар юмас" митингы, "Онытмабыз бу көнне" кайгы сәгате, "Без тарихта эзлебез”,  хәтер сәгате, "Үлемсезлеккә бер адым” дип исемләнгән  батырлык дәресе үткәрелде.

Якындагы 1-3 сәгатьтә, көне ахырына кадәр һәм 2019 елның 24 июнендә кич белән Татарстан Республикасының көньяк районнарында яшен көтелә, урыны белән көчле яңгырлар, яңгыр, боз явуы, җилнең 19-24 метрга кадәр көчәюе көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International