ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга

Алпар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Игелек кыл"  хәйрия акциясе оештырдылар һәм тыл хезмәтчәне Гыйматдинова Даниягә бардылар, бакча эшләрендә ярдәм күрсәттеләр.

13 июньдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 5 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Иске Кората мәдәният йортында Россия көне уңаеннан "Яшә илем-минем Россиям" дигән квест оештырылды. Чара китапханә белән берлектә үткәрелде.

12 июнь көнне Апак авылы мәдәният йортында "Синең белән горурланам, Россия” дип исемләнгән тематик чара узды. Бәйрәмнең яшь кунакларына Россиянең үз территориясе, үз дәүләт теле, үз законнары, бөтен халык сайлаган Президенты булган бәйсез дәүләт булуы турында сөйләделәр. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, Ватан һәм патриотизм турында фикер алыштылар. Россия дәүләтчелеге символлары — флаг, гербы һәм гимны турында күрсәтмә мәгълүмат кызыклы булды. Чара китапханә белән берлектә оештырылды

Әлки районында Россия көнен массакүләм спорт ярышлары белән билгеләп үттеләр.

Әхмәт авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре Россия көненә багышланган мәгълүмат сәгате оештырды.

"Бердәм РОССИЯ" партиясенең Әлки җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Думасы депутаты Павлова Ольга Ивановна гражданнарны кабул итә.

Кабул итү 17 июньдә Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 58нче йорт (администрация бинасы) адресы буенча 10.00 сәгатьтән булачак. Алдан язылу өчен телефон: 8(84346)21699, 89376290011

Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мәрдегалләмова Лия Каюм кызы «Минем шәҗәрәм»дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләде.

Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Йосыпов Илнур Вәли улы 2019 елда команда зачетында өченче урынны алган пенсионерларның Әнәс Вәгыйз улы җитәкчелегендәге «Өлкән буын» республика Спартакиадасында катнашучыларны  бүләкләде.

12 июнь көнне Үзәк паркта Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар узды. Район башлыгы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Шулай ук районыбызның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы да булды. Район башлыгы Александр Никошин Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча начальнигы урынбасары Денис Шипигин белән берлектә алты егет һәм кызга паспорт һәм бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International