Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы Министрлыгының 14 майга оператив күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында тәүлек эчендә сөт сатуның максималь күләме Татарстан Республикасында 3,7 мең тонна тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае-2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.
14 июнь көнне Иске Тумба авыл клубы “Без җәйне ясыйбыз " дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырды. Кызлар рәсемнәренә күңел хисләрен кушып, бик теләп катнаштылар.
Татарстан кырларында башланган уңышларны исәпкә алып, республика аграрийлары үз эшләрендә үсемлекләрне яклау һәм тукландыру мәсьәләләрен хәл итүне берләштерергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
15 июнь көнне Сиктермә-Хузангай авылында чуваш халкының традицион «Агатуй " бәйрәме булып узды.
Абитуриентларны 9,11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң,бухгалтер, бюджет нигезендә урман хуҗалыгы белгече һөнәрләре буенча кабул итәләр.
Бүген 14 июнь көнне Әлки районы Апак авылында яшәүче Гайнетдинова Мәхтимә апага 90 яшь тулды.Аны шундый матур бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Р. А. Билалов, Апак авыл җирлеге башлыгы И. Х. Әбҗәббарова килгән иде.
Әбигә Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, шулай ук кыйммәтле бүләк тапшырылды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Быел Изге Болгар җыены-Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чара 15 июньдә узачак.
Партиянең Әлки бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге җитәкчесе Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте.
18 июньдә ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Әлки районы эшкуарларын бушлай семинарларда катнашырга чакыра, анда һәр эшмәкәр үз компетенцияләрен һәм практик белемнәрен арттыра алачак.
Буген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык муниципаль районнары белән узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә шул хакта сүз барды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.