ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бу  хакта  8 апрельдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Илдус  Габдрахманов рәсилегендә  узган  киңәшмәдә  әйтелде.   Очрашуның  темасы  Татарстан  Республикасы хуҗалыкларында  сугарулы  азык  культураларын игүнең  нәтиҗәлелеген  арттыру хакында  сөйләшү  булды.       Киңәшмәдә шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Нәҗип Хаҗипов,   «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры  Марс Хисмәтуллин, Казан  дәүләт аграр университеты профессоры   Фаик Софиоллин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм башка  җаваплы  затлар катнашты


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Хөрмәтле район халкы! Әлки муниципаль районының иҗтимагый киңлекләре өчен 2020 елда төзекләндерү эшләре өчен тавыш бирүдә катнашыгыз.

РФ Салым Кодексының 361.1 статьясында билгеләнгән транспорт салымы буенча салым ташламаларын озайту мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать карады һәм болай дип хәбәр итә.

Россия Федерациясе Салым Кодексының 14 статьясы (алга таба - Кодекс) нигезендә транспорт салымы региональ һәм җирле бюджетларның шактый дәрәҗәдә керем базасын формалаштыручы региональ салым булып тора һәм федераль бюджетка күчерелми.

Массакүләм мәгълүмат чараларында 8 апрельдән шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән участокларда яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерергә ярамый дигән мәгълүмат пәйда булды. Моны яңартылган җир кишәрлекләрен файдалану төрләре классификаторы үз көченә керүе белән бәйлиләр.  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы белән расланган классификаторга, чыннан да, үзгәрешләр кертелде һәм «рөхсәт ителгән» төрләре тасвирламалары тәгаенләнде. 

"Әлеге редакциядә классификаторның «җиләк-җимеш, яшелчә, бахча» дигән сүзләре төшереп калдырылган, әмма гомуми формулировка - «авыл хуҗалыгы культуралары» үстерү", - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина. Соңгы билгеләмә үз эченә, югарыда санап үтелгән культураларны һәм башка культураларны да үз эченә ала. Мәсәлән, бөртекле, кузаклы, җиләк-җимеш, азык, майлы, дару, чәчәк үсентеләре һәм башкалар авыл хуҗалыгы культураларына керә. Шуңа күрә өй янындагы участокта яшелчә һәм җиләк-җимеш утыртырга мөмкин», - дип ассызыклады ул.

6 апрель көнне Чиябаш авылы мәдәният йортында "Кошлар-безнең дусларыбыз"дип исемләнгән балалар-танып-белү программасы булып узды. Балалар рәсем конкурсында катнаштылар һәм кошлар өчен үз куллары белән җимлекләр ясадылар.

«ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖ «Әлки»халкына хезмәт күрсәтү буенча участок адресын үзгәртүгә игътибар итә.

2019 елның 6 маеннан халыкка Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 80 адресы буенча («Татэнергосбыт " АҖ бинасы) исәп-хисап үзәге хезмәтләре өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә дәүләт урман реестрында һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында каршылыкларны бетерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булды.

Чарада Татарстан Росреестры, Кадастр палатасы, Росимущество, урман хуҗалыгы министрлыгы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышта физик һәм юридик затларның күп санлы мөрәҗәгатьләре каралды, шул исәптән 3-нче номерлы сугыш һәм хезмәт ветераннарына «Просвещенец» ДНТ кергән мөрәҗәгатьләр дә каралды.

6 апрель көнне Иске Тумба авыл клубында "Без-сәламәт буын!" дигән спорт уеннары үткәрелде. Балалар күңел күтәренкелеге генә түгел, бик күп уңай эмоцияләр дә алдылар.

2019 елның 8 апрелендә  Чуаш Кичүе урта мәктәбендә Кошлар көне үткәрелде. Чарада 5 нче сыйныф укучылары кошлар турында шигырьләр һәм кызыклы фактлар сөйләделәр, дәресләрдән соң биология укытучысы Сагирова Н. җитәкчелегендә 6-7 нче сыйныф укучылары  мәктәп территориясендә үз куллары белән хезмәт дәресләрендә ясаган сыерчык ояларын элделәр.

6 апрель көнне " Алинә” УСЗда күп тапкырлар Сабантуй батыры Яруллин Талибулла Ярулла улы истәлегенә багышланган Көрәш буенча районара турнир узды. Турнирда Әлки, Нурлат, Чистай районнары командалары катнашты. Барлыгы 93 катнашучы 10 авырлык категориясендә көч сынашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International