Бүген район мәдәният йортында район башлыгы Александр Никошин рәислегендә Әлки муниципаль районында коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды
2019 елның 5-7 апреленнән. Казанның "Дуслык" белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә ТР мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты һәм ТР Яшь педагоглар Советы патронажы астында республикакүләм педагогик мәктәптә безнең район педагоглары да катнашты.
5 апрель көнне Кошки авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Иске Матак авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Артистлар чыгышы ретро стильдә узды.
5 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Базарлы Матак мәктәбе үзәк район хастаханәсе белән берлектә туберкулез таралуны профилактикалауга багышланган ачык флеш-моб үткәрделәр. Мәктәп директоры, табиб-педиатр, Роспотребнадзор белгече чыгыш ясады.
5 апрель көнне Түбән Колчура авыл клубы хезмәткәрләре“Балалар күзлегеннән сугыш" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Чараның максаты- патриотлылык, Бөек Ватан сугышы солдатларына һәм офицерларына горурлык һәм рәхмәт хисләре тәрбияләү.
Районның авыл хуҗалыгы оешмалары буенча 1апрельга тулаем савым 155 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 12,3 тоннага күбрәк. 171,1 тонна сөт сатылган
7 апрель көнне Яңа Әнҗерә авыл клубында "Кошлар кайтты"дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Балалар үзләренең яраткан кошларын сурәтләделәр һәм рәсемнәреннән күргәзмәсе оештырдылар.
«Татарстанның музей язы–2019» акциясе һәм Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында, 2019 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “Лисенков С.М. исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее" МБУК тарафыннан гимназия һәм Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Лубян урман-техник колледжы профориентация эше җитәкчесе Гөлнур Гаянова һәм “Әлки урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе урынбасары Желтухина Людмила Дмитревна белән очрашты.
4 апрельдә Әлки районы мәдәният йортында "Без бергә" Республика балалар-сәнгать фестивале узды, анда Әлки, Нурлат, Аксубай, Спас һәм Алексеевск районыннан укучылар һәм иҗат коллективлары катнашты
4 апрель көнне Ташбилге авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Г. Тукай шигырьләре буенча "Шигырь кичәсе" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Чарада катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен бик теләп укыдылар, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.