1 апрель көнне Чуаш Кичүе авыл мәдәният йортында Кошлар көненә багышланган "Канатлы дуслар" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Чара башында балаларга кошлар көнен бәйрәм итү тарихы, кошлар тормышындагы кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүе турында сөйләделәр.
Беренче апрель көнне Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-9 сыйныф укучылары өчен экологик конференция үткәрелде. Бу конференциянең максаты укучыларның табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле турындагы белемнәрен тулыландыру иде.
1 апрель көнне Яңа Чаллы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре"Көлегез, көлегез, файдасы күп белегез!" дип исемләнгән көлке көне үткәрделәр.Көлке көне күңелле көлү, мәзәкләр, такмаклар һәм төрле уеннар белән үрелеп барды.
2019 елның 1 апрелендә Алпар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы катнашында "Көлеп яшик дуслар"дип исемләнгән юмористик кичә үткәрделәр. Алар өчен бәйрәмнең килеп чыгышы - Көлке көне турында тематик әңгәмә оештырылды. Шулай ук спорт ярышлары да үткәрелде.
3 апрельдә республиканың барлык районнарында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулу уңаеннан Бердәм консультацияләр көне узды.
Базарлы Матак мәктәбе укучылары математика буенча Winkid олимпиадасында катнашты. Winkid олимпиадалары-2017 елның 21 августында Казан (Идел буе) федераль университетының «Гомуми белем бирү оешмаларының 1-8 сыйныф укучылары өчен» Казан (Идел буе) федераль университетының Winkid фән һәм рәисара олимпиадалары турында Нигезләмә " нигезендә үткәрелә торган төп мәктәп фәннәре буенча 1-8 сыйныф укучылары өчен КФУ олимпиадасының төп олимпиадалары. Икенче сыйныф укучысы Мурзакова С. призер булды. Софьяны башлангыч сыйныф укытучысы Балакарева Т. В. әзерләде.
2019 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “С. М. Лисенкова исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее " МБУК да “Һәммәсен дә исемләп искә алыйк" темасына түгәрәк өстәл узды. Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, «Сувар» филиалы мөдире Нинель Мәсгут кызы Садриева Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучыларына үз чыгышында төрле язмышлы кешеләр, авыр яраланулар, концлагерь, әсирлек, әсирлектән кайтучыларның Ватан тарафыннан җәберләнүе, ачлык , салкынлык һәм якыннарын югалту кичерешләре турында бәян итеп, Бөек Ватан сугышы турында сөйләде. Ул күренекле татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗәнигә барып тоташкан шәҗәрәсе һәм " Сувар»музеен булдыру тарихы белән таныштырды.
Очрашу югары дәрәҗәдә узды. Балалар чыгышны кызыксынып тыңладылар, үзләренең югары эрудицияле булуларын күрсәттеләр , сорауларга дөрес җавап бирделәр, аны үз мәктәбенә чакырдылар.
Ташбилге авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен «Карга боткасы» фольклор бәйрәме үткәрделәр, йомырка һәм төрле ярмалар җыйдылар, авылдашларын шигырьләре һәм җырлары белән бәйрәмгә чакырдылар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре ит җитештерү секторының әйдәүче киңәшчесе А. Г. Хәйбуллин А. Г., нәсел хезмәте бүлеге башлыгы Әхмәтов И. В., шулай ук КДВМА Н.Э.Бауман исемендәге генетика кафедрасы мөдире Хәертдинов Р.А. татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльлләнүче крестьян-фермер Бакиров Фәнис хуҗалыгында булдылар. Бүгенге көндә хуҗалыкта 300 баштан артык нәселле токым бар.
Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 10 сыйныф укучылары Шәйхетдинова Ләйлә, Зангирова Эльвина читтән торып төбәкара фән «Тел, әдәбият, сәнгать» олимпиадасының призерлары булдылар һәм “Рус теле”, “Инглиз теле” фәннәре буенча алдагы турга үттеләр. Олимпиада Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында 2019 елның 29 мартында уздырылачак. Кызларга уңышлар телибез!