2019 елның 1-20 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре Идел Буе районының МББУ «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» белән берлектә үткәрелә торган “Классика белән сихерләнгән" рәсем сәнгате республика конкурсы узды. Конкурс дөнья мәдәнияте мирасын өйрәнүгә һәм саклауга юнәлдерелгән. Конкурс йомгаклары буенча Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары Буланкин К. «Лермонтово пейзажы» эше белән 3 урын алды, шулай ук ул "Иҗади якын килү” номинациясендә грамота белән билгеләп үтелде, ә Буланкин В. "Әйе, безнең заманда кешеләр иде" эше белән 2 урын.
Төгәлбай авыл мәдәният йортында балалар өчен "Яз" дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Балалар эшләрендә елның матур фасылы чагылыш тапты. Монда умырзаялар да, кояшлы көн дә, каргалар да, күлләвекләрдә су коенучы чыпчыклар да һәм башка бик күп нәрсәләр күрергә була.
2019 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының "Востокзернопродукт АПКсының "Көньяк" ТПда график нигезендә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды. Барлыгы 28 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгәннән 25 берәмлек техника техник карау узды, нәтиҗәләр буенча техник карау узу турында таныклыклар бирелде, җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә, техник карау актлары төзелде. Техник карау үткәргәннән соң хуҗалыклар механизаторлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан чыгарыла торган “Күчемсез милек хәбәрләре”нең яңа номеры дөнья күрде. Электәге кебек без күчемсез милекне рәсмиләштергәндә ярдәм итәчәк актуаль һәм файдалы мәгълүмат әзерләргә тырыштык.
Темаларның бер өлешен уңай кабул итү өчен Без гражданнардан килгән сораулар һәм белгечләр биргән җаваплар аша ачарга булдык.
31 март көнне Садиково авыл клубында "Язгы тамчы" дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды. Балалар күзаллаулары буенча уянып килүче язны ясадылар.
Язгы каникул вакытында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының МБУК “Лисенков С.М. исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее”нда “Театр – күңел көзгесе” темасына Россиядә Театр елы кысаларында тематик экскурсияләр атналыгы узды.
Экскурсиядә Татарстанның халык артистлары Гали Булатова, Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, Әсхәт Хисмәтов, ТРның атказанган артистлары Әнәс Галиуллин, Фәнис Кәлимуллин, Резеда Төхвәтуллина тормышы һәм иҗатына багышланган иде.
30 март көнне Борискино мәдәният йортында балалар өчен халык уеннары үткәрелде. Шулай ук рус халык мәдәнияте турында әңгәмә үткәрелде, такмаклар, санамышлар өйрәнделәр.
2019 елның 30 мартында район оешмалары һәм учреждениеләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Әлки муниципаль районы чемпионаты финалы узды. Җиңүче - "Борискино" командасы, икенче урынны "Альянс" командасы, өченче урынны үзәк район хастаханәсе командасы алды.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- 3 апрель төнлә һәм көндез, 2019 елның 4 апрель төнендә төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда-3 апрель төнлә һәм көндез 18 метрга кадәр),
- 3 апрель көнне төнлә-иртән көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән буран, юлларда бозлавык.
2019 елның 29 марты. Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Балакирев рәислегендә Координацион совет утырышы узды.