ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елда ППЭ–ГИА хезмәткәрләрен әзерләү максатларында 13 мартта контроль функцияләрне гамәлгә ашыру өчен җәлеп ителә торган дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге базасында укулар узды.

13 март көнне Чуаш Кичүе авылында яшәүче Зәйдуллин Габбас Рәхмәтулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 14 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән көчле кар көтелә.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.

25 февральдән 7 мартка кадәр дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары (сотрудники) “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге, газ эксплуатацияләү хезмәткәрләре белән берлектә “хәвеф төркем”гә  керүчеләр яшәгән гаиләләрдә профилактик рейдлар үткәрделәр.

13 март көнне Карга авылы мәдәният йортында "Сәламәтлек-безнең байлыгыбыз"дип исемләнгән тематик әңгәмә үтте. Шәхси гигиена кирәк-яраклары белән пөхтә эш итү, чисталыкка омтылыш, тормышка һәм сәламәтлеккә сакчыл караш турында сөйләштеләр.

Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар

Ел саен, 15 мартта, халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә, аны үткәрү тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары Федерациясе (CI) билгели.

Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар»девизы астында узачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгать итүче үз күчемсез мөлкәт объектының кадастр бәясе белән килешмәсә, ул аны судта яисә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссиядә бәхәсле дип игълан итә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, физик затлар тарафыннан дәгъва белдерү өчен судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен билгеләү өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне үтәү мәҗбүри.


12
март, 2019 ел
сишәмбе

12 мартта район мәдәният йортында район башлыгы А. Ф. Никошин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Г. Г. Мотыйгуллин, Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы «Россельхозцентр» ФДБУ филиалы бүлеге белгечләре, Әлки районы авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында Әлки муниципаль районы агросәнәгать комплексының 2018 елдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International