ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 14 мартында  Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы МБУК “Лисенков С. М. тарихи-туган якны өйрәнү музее”нда  ТАССРның 100 еллыгына багышланган чара узды.

Чарада Алексеевск аграр көллиятенең Әлки филиалы укучылары катнашты.

2019 нчы елның 12 нче мартында ДБУ «Алькилес» белгече Желтухина Л. Д. “Чуаш Кичүе урта мәктәбе” укучылары белән очрашты. Людмила Дмитриевна 9-11 сыйныф укучыларын Лубян урман-техник колледжына укырга керергә чакырды, көллияттә укып алырга мөмкин булган һөнәрләр, уку һәм яшәү шартлары белән таныштырды. Шулай ук урманга, хайваннар һәм тулаем табигатькә сакчыл караш мәсьәләләре дә күтәрелде.

14 март көнне Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Алсу" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Минем яраткан уенчыкларым" рәсем конкурсы һәм уеннар үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйләделәр, аны ясадылар һәм фотоларда күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында документларны караудан башка кире кайтару сәбәпләрен аңлата торган видеоролик урнаштырды. Әлеге тема очраклы гына сайланмаган:  Татарстан Росреестрына әлеге проблема белән очрашкан гражданнардан документлар кире кайтаруның мөмкин сәбәпләре турында шактый сораулар килә.

Россия Федерациясе Салым кодексының 32 статьясындагы 1 пунктының 10 пунктчасы нигезендә салым органнары салым түләүчеләргә (җыемнар түләүчеләргә, салым агентларына) аларның запрослары буенча салым, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентларны түләү бурычларын үтәү турында белешмә бирергә тиеш (алга таба – белешмә).

Базарлы Матак урта мәктәбенең 9В сыйныф җитәкчесе Шәмсетдинова Рамилә Илгиз кызы "Кеше тәрбияләү" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды, Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында узган зона этабында катнашты. Рамилә Илгиз кызы конкурска эш тәҗрибәсен тәкъдир итүче видеоролик әзерләде һәм 9 сыйныф укучылары өчен мәгълүмати-медицина юнәлеше буенча сыйныф сәгате үткәрде.

Күчемсез милек реестрында Татарстанның 1,6 миллионнан артык җир кишәрлеге турында мәгълүматлар бар. Шуларның яртысыннан артыгы (984 меңс, ягъни 61%) – билгеләнгән чикләрдәге участоклар. Чикләре билгеләнгән һәм күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелгән җир кишәрлекләре саны ел саен арта бара. 2018 ел эчендә 5,7% ка арткан.

Проектның  төп  яңалыгы    азык-төлек  иминлеге  күрсәткечләрен  исәпләү  методикасын  үзгәртүдән гыйбарәт.   Аны  бәяләү  өчен  гомуми  эчке базар  күләмендә  үзебезнең  җитештерүнең  чагыштырма  күләме  урынына  үз-үзен  тәэмин итү  күрсәткечен  кулланырга  тәкъдим  ителә. 

Ел саен 30 апрельгә кадәр узган салым чорында физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен (3 нче форма-НДФЛ) салым органына мәгълүмат бирергә тиеш

Югары сыйныф укучылары җәмгыять белеме укытучылары белән берлектә «Финанс грамоталыгының Онлайн-дәресләре"нең язгы сессиядә актив катнашалар. Әлеге Проект кулланучылар хокукларын яклау һәм Россия Банкының Идел буе федераль округында финанс хезмәтләренең үтемлелеген тәэмин итү буенча хезмәт Идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Финанс грамоталылыгы Онлайн-дәресләре» яшь буында финанс карарларын кабул итүгә җаваплы һәм грамоталы якын килү принципларын формалаштыруга, белем бирү процессында финанс грамоталылыгы нигезләрен өйрәтүгә ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International