ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, 2018 елда Россия Федерациясе территориясендә кош гриппы буенча 82 авыру теркәлгән, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә дә.

2019 елның 31 гыйнварына Россия Федерациясендә кош гриппы Ростов өлкәсенең «Евродон» агросәнәгать холдингының «Урсдон» ҖЧҖ һәм Воронеж өлкәсенең «Птицепром Бобровский» ҖЧҖ территориясендә теркәлгән.

2019 елның 5 февралендә Әлки районы мәдәният йортында Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыка ансамбле филармониясе концерты узды. Артистлар тамашачыларга иң яхшы номерларын бүләк иттеләр. Алар башкаруында татар халык җырлары һәркемнең күңел кылларына  үтеп керде.

4 февральдә Чуаш Кичүе һәм Әхмәт авылларында район башлыгы Александр Никошин, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Чуаш Кичүе авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды

28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 152,4 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 8,6 тоннага күбрәк. 168,5 тонна сатылган.

5 февраль кичендә, 2019 елның 6 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:

- 5 февральдә кич белән һәм 6 февральдә төнлә көнчыгыш районнарда буран, күз күреме начарая һәм көньяк-көнчыгыштан исүче көчле җил 15 м/с кадәр;

- 6 февральдә төнлә һәм көндез урыны белән томан.

Федераль салым хезмәтенең 12 нче номерлы районара инспекциясе

 Татарстан Республикасы буенча 2019 елның шимбә көннәрендә салым түләүчеләрне кабул итү графигының үзгәрүе турында хәбәр итә.

«Узган ел республикада авылда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына грант ярдәме күләме сизелерлек артты — 878 млн.сумга кадәр. Бу 2017 елга караганда  353 млн. сумга яки  67,2% ка күбрәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

2019 елның 4 февралендә Авангардная урамы, 74 нче йорт (2нче подъезд) адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәр пәнҗешәмбе 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр регистрация бүлекләре башлыклары гражданнарны күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кабул итә, дип искә төшерә.

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: Дәүләт кадастр учетына документлар биргән һәм/яки электрон рәвештә хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында карар алган һәм документларны караусыз кире кайтару турында карар алган гариза бирүчеләрне кабул итү, дәүләт кадастр учетында һәм/яки хокукларны дәүләт теркәвенә алудан баш тарту турында, шулай ук электрон рәвештә хезмәт күрсәтү буенча 6нчы һәм 26нчы тәрәзәләрдә алып барыла.

2019 елның 1 февралендә Бибай-Чаллысы һәм Түбән Колчурино авыл клублары хезмәткәрләре "Без Кышкы бизәкләр ясыйбыз"дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурста балалар бик теләп катнаштылар.Ахырда үз эшләрен күрсәттеләр.

2019 елның 1 февралендә Апак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы арасында "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен"дигән волейбол турниры үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International