5-7 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, «Яшь фермерларга ярдәм итү», «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Кооперацияне үстерү» программаларында катнашучылар өчен «Кече хуҗалык рәвешләрендә агробизнесны нәтиҗәле алып бару»программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак.
5 февральдә Апак һәм Иске Тумба авылларында район башлыгы Александр Никошин, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Апак авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
2019 елның 3 февралендә Сушка авылы янында аучылар арасында биатлон буенча ярышлар узды. Мәдәният хезмәткәрләре ярышларда катнашучыларга матур музыкаль номерлар бүләк итте, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Ярышларны оештыручылар һәм спонсорлар -Вәлиев Фоат Вәли улы һәм Шәйхетдинов Альберт Әсхәт улы.
2019 елның 3 февралендә Иске Тахтала авыл клубы хезмәткәрләре авыл балалары өчен“Бияләй бәйрәме” үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп үзләренең бияләйләләрен кулланып уйнадылар.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 7 февралендә иртән, көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- көчле кар;
- буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлана;
- көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с тизлектә;
- юлларда кар көртләре.
2019 елның 26 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр «робототехника» МББ ММ «Балалар иҗаты йорты»ның «Робототехника» берләшмәсе укучылары Галиев Риналь, Искаков Святослав (конкурсантлар) үзенең педагогы Җиһаншина Р. Н. белән. (эксперт) Казан шәһәренең «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатында 2018-2019 еллар Мобиль робототехника компетенциясе буенча 12 +чемпионатлар циклында катнашты
2019 елның 5 февралендә Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Алсу» балалар бакчасында «Кышкы бизәк» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар рәхәтләнеп үзләренең рәсемнәрендә кышкы бизәкләрне буяылар.
2019 елның 6 февралендә Хузангай авылында Хузангай авыл клубы, китапханә һәм музей хезмәткәрләре белән берлектә Сталинград янында фашистларны юк итүгә 76 ел тулуга багышланган митинг булып узды. Авыл халкы блокададагы Ленинградның тарихын зур кызыксыну белән тыңлады һәм һәлак булган батырлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
5 февральдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе утырышы булды. Парламентарийлар 2018 елда «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү йомгаклары буенча фикер алыштылар. Комитет әгъзалары шулай ук ТР Дәүләт Советының Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д. А. Медведевка ил территориясендә нарат балтырганының үсүен бетерү буенча дәүләт программасын эшләү кирәклеге турындагы мәсьәлә буенча мөрәҗәгате проектын хупладылар
Росреестр дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге өчен күп көч куя. Һәм бу максатлар өчен булдырылган сервислар теләсә кайсы уңайлы ысул белән арадашчылар һәм алдакчылардан башка профессиональ консультация алырга яки хезмәт күрсәтүдән файдаланырга мөмкинлек бирә.