ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 2 февралендә Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре Иске Әнҗерә мәдәният йортында "Театр - күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында чыгыш ясадылар. Тамашачыларга күңелле скетчлар күрсәтелде һәм җырлар  җырланды.

2 февраль көнне район мәдәният йортында 2019 елгы яшьләр форумы узды. Әлки районының төрле тармакларында эшләүче югары уку йортлары һәм техникум студентлары,югары сыйныф укучылары һәм яшь белгечләрнең традицион очрашуы узды.

2 февральдә Яңа Үргәгар авылында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район прокуроры Айрат Гыйззәтов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Яңа Үргәгар авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды

Быел районның урта гомуми белем бирү мәктәпләрен 53 укучы тәмамлый. Алар барысы да бердәм дәүләт имтиханнарын нинди фәннәрдән тапшырачакларын ачыкладылар, гариза яздылар инде.

“Алинә” универсаль спорт залында ир-атлар арасында билбау көрәше буенча район беренчелеге үтте

1 февральдән федераль ташламачыларга айлык акчалата түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артачак.

2019 елның 2 февралендә Иске Матак авыл җирлеге үзешчәннәре Театр елына багышланган “Театр - күңел көзгесе"  район смотр-конкурсы кысаларында отчет концерты белән чыгыш ясадылар.

2019 елның 1 февралендә Алексеевск аграр көллияте филиалы коллективының «Театр-күңел көзгесе» смотр конкурсы кысаларында хисап концерты булды. Концерт төрле жанрлы иде: татар, рус һәм чуаш телләрендә җырлар башкарылды, К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»спектакленнән өзек күрсәтелде

2019 елның 31 гыйнварында Иске Матак авылы яшьләре хоккей матчына җыелды. Дустанә очрашу җылы атмосферада узды. Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Бу уенның мөһим бурычы-авылның яшь буыны арасында хоккейны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

2019 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүгә каралган акчаларның гомуми күләме 15,3 млрд сум тәшкил итәчәк, бу узган ел белән чагыштырганда 40% ка артыграк (11 млрд сум).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International