15 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Алтын йөзлек»республика конкурсын үткәрү планлаштырыла
Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге ПУ-88 номерлы Указы (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 3 октябрендәге ПУ-522 номерлы Указы редакциясендә) нигезендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы 2018-2019 елда М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итә башлады.
Хезмәт килешүе (хезмәт контрактлары) буенча эшләүче бурычлыларга, пенсия алучыларга, стипендияләргә һәм башка шундый ук түләүләргә карата бурычларны исәпләү хезмәт хакы күләменә һәм башка алынган керемгә бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла
"Востокзернопродукт" АҖ отрядларында терлекчелек биналарының кардалары чистартыла һәм басуларга органик ашламалар чыгарыла. "Көньяк-Көнчыгыш Әлки" бүлекчәсендә 15 мең тонна органик ашлама чыгарылган.
Нәби Дәүли исемендәге гимназия кызлар командасы 2004-2006 елгы кызлар арасында КЭС-Баскет ярышларының муниципаль этабы призеры булды. Команданы Астафьев О. С әзерләде.
Әлки муниципаль районында бөртек өчен кукуруз җыю төгәлләнде. 25910 тонна кукуруз суктырылган.
2018 елның 16 ноябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре гимназия укучыларын, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста 3А, 7а сыйныф отрядлары әгъзалары актив катнашты.
Базарлы Матак урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья буенча проектлар төзергә өйрәнәләр. Алар 6 командага бүленде һәм "Кошлар", "Балык", "Бөҗәкләр", "Җәнлекләр", "Рептилияләр", “Җир-су" темалары өстендә эшләделәр.
15 ноябрь көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре 7б сыйныфында Халыкара толерантлык көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрделәр. 16 ноябрьдә бөтен дөнья һәм бөтен прогрессив кешелек толерантлык көнен билгеләп үтә. Бу көн бу дөньяның ничек нәзберек, һәр кеше ничек кадерле булуын искәртә. Бигрәк тә хәзерге тынычсыз дөньяда. Хәрби гамәлләр Украинада, Сириядә. Бик күп корбаннар, йөзләрчә өзелгән кеше гомере.
Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Мизюков Алексей монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе конкурсында җиңүче булды. 16 ноябрьдә Казанда Россия МКФХИнең хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышулар һәм бүләкләү тантанасы узды.