ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

 Район мәдәният йортында  район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.

30 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре арасында коррупциягә каршы тематикага ел саен үткәрелә торган “Иҗат коррупциягә каршы”  республика иҗади эшләр конкурсы башланды.

“2014-2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау " ярдәмче программасы кысаларында  яшьләр арасында радикаль карашларны кисәтү максатыннан министрлык «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе " Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2018 елның октябреннән декабренә кадәр "Без-дөнья ул!” медиаконкурсы үткәрү планлаштырыла.

Конкурсның максаты-Татарстан Республикасы яшьләрен 18 яшьтән 30 яшькәчә булган яшьләрне милләтара дуслыкны һәм мәдәниятара диалогны үстерүгә юнәлдерелгән яшьләр мәгълүмати контент булдыру процессына җәлеп итү, шулай ук кыска видеороликлар, социаль челтәрләр өчен инфографияләр, график эшләр булдыру һәм авторлык текстлары язу юлы белән иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклау.

13 ноябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.

2018 нче елның 10 нчы ноябрендә Салман авыл җирлеге хезмәткәрләре «Беренчел звеноның иң яхшы табибы " Әнвәр Катеев иҗатына багышланган Хәтер кичәсе үткәрделәр. Авыл халкы аны "Күңел табибы"дип атады. Ул эшенә намуслы каравы , авыруларга карата җаваплылык хисе һәм югары профессионализмы белән башкалардан аерылып торды.

2018 елның 9 ноябрендә Түбән Колчурино авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен “Бергә күңеллерәк” уен эстафетасы үткәрделәр. Балалар белән төрле уен эстафеталары оештырылды. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар

2018 елның 9 ноябрендә Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Бибай Чаллысы авылында яшәүчеләрне «Көзге моңнар» дип исемләнгән концерт программасы белән сөендерделәр. Концерт программасы шаян, дәртле биюләр һәм җырларга  бай булды. Тамашачылар һәр номерны җылы каршы алдылар.


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

10 ноябрь көнне район мәдәният йортында полиция хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Залда полиция хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары җыелган иде.  Беренче чиратта сәхнәдән көч структуралары вәкилләрен район башлыгы Александр Никошин котлады һәм аларга нәтиҗәле эшләре өчен мактау грамоталары тапшырды.

Аннан бүләкләүгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча полиция начальнигы Ришат Насыйбуллин кушылды . Ул хезмәттәшләренә «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре, мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды һәм бәйрәм белән котлады.

Залда утыручыларның барысы өчен дә мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты күрсәттеләр, аның барышында көч структуралары вәкилләренең батырлыгына һәм кыюлыгына багышланган патриотик җырлар яңгырады.

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Районның авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары сатуга зур ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим иттеләр. 1100 мең сумлык продукция сатылган.

Татарстан Конституциясе көне уңаеннан «Алинә " универсаль спорт залында пауэрлифтинг буенча ачык турнир узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International