ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

30 октябрь көнне Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының “С. М. Лисенкова исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее " муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде.  Чарага Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары чакырылган иде. Музей хезмәткәрләре бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, әлеге бәйрәмнәргә багышланган фильм күрсәттеләр, викториналар үткәрделәр, тематик күргәзмәләр белән таныштырдылар.  Чара ватанпәрвәрлек һәм Туган илгә мәхәббәт рухында узды

1 ноябрьдән татарстанлылар КФҮләрдә кадастр палатасы тарафыннан әзерләнгән күчемсез милек реестрыннан, әмма  КФҮ раслаган  мәгълүмат ала башлаячак. Күп функцияле үзәкләргә Документлар эчтәлеген раслау вәкаләтләре Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән бирелде.

2018 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Юхмачы урта гомуми белем бирү мәктәбенең " Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары Бөек Ватан сугышы барышында Совет гаскәрләренең иң зур хәрби операцияләренең берсенә – Севастопольне саклауга багышланган Бөтенроссия яшьләр квест-уенына кушылдылар. Уен 7 һәм 8 сыйныф укучылары арасында узды.  Уен барышында балалар биремнәрне үтәп, үзләрен сапер, разведчик һәм танкист ролендә тоя алдылар. Уен ахырында иң яхшы командалар «Җиңү Волонтерлары»хәрәкәте дипломнары белән бүләкләнде

30 октябрь көнне Чуаш Борнае урта мәктәбендә Ерусланова С. В. һәм Еликова Е. Н. 1-7 сыйныф укучылары өчен «Уңыш бәйрәме»дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Бәйрәмдә төрле конкурслар һәм викториналар үткәрелде. Мәктәп фойесында яшелчә әйберләреннән күргәзмә-конкурс, көзге чәчәк бәйләмнәре конкурсы, «Алтын көз» фотоэшләр конкурс-күргәзмәсе оештырылган иде, рәсем сәнгате укытучысы рәсем күргәзмәсе оештырды.

31 октябрь көнне, Көзге каникуллар кысаларында, Алпар һәм Иске Матак урта мәктәпләре укучылары Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы МБУК “Лисенкова С. М. исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее" нда булдылар. Музей хезмәткәрләре алар өчен барлык заллар буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрделәр һәм комсомолның 100 еллыгына, Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган тематик күргәзмәләр белән таныштырдылар


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче  елның 1нче ноябрендә  Әлки муниципаль районының Апак авылында яшәүче Бизяева Елена Петровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аны күркәм  юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе  Йосыпов И.В., Апак авыл җирлеге башлыгы Әбҗәббарова И.Х.да килгән иде.

Елена Петровнага Россия Президенты В. В. Путинның котлау хаты, район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырылды, аңа ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

31 октябрь көнне Апак авылында Апак авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.

Авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.

31 октябрь көнне Чиябаш авылында Чиябаш авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.

Авыл җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты. 2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.

31 октябрь көнне Салман авыл мәдәният йорты бинасында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары катнашында куст киңәшмәсе (III төркем) узды. Халыктан сөт җыю, сыерларның баш санын саклау, ясалма орлыкландыру проблемалары, үзара салым акчаларын җыю, электрон хуҗалык кенәгәсендә эшләү һәм алда торган референдумга әзерлек мәсьәләләре каралды

Начар метеорологик күренешләр: 2018 елның 2 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Аязучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2 º..- 5 º, көндез максималь һава температурасы +2 .º.+5 .º

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International