ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

31 октябрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары ТР Дәүләт Советында булдылар. Сәфәр өчен активистлар, спортчылар, җырчылар, робототехника һәм уку алдынгылары сайлап алынды. Алар Дәүләт Советы музеенда булдылар, Дәүләт Советы утырышлары кайда һәм ничек бара, әлеге бина стеналары артында нинди чаралар уза, аның составы һәм структурасы турында белделәр. Шулай ук төркем Кремльдә дә булды. Экскурсия өчен укучылар Дәүләт Советы депутаты Воропаевка Т. В., мәктәп һәм район администрациясенә рәхмәт әйтәләр.

2 ноябрь көнне Иске Салман авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп Халыклар бердәмлеге көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрделәр. Килүчеләр бәйрәмнең тарихы, аның геройлары белән таныштылар. Россия тарихында әлеге истәлекле датага багышланган фильмны зур кызыксыну белән карадылар

Соңгы берничә елда деофшоризация һәм салым үтә күренмәлелеген арттыру мәсьәләләре "Егермелек төркеме", ОЭСР һәм ЕС әгъзаларының көн тәртибендә төп урынны алып тора.

Халыкара берләшмә тарафыннан офшорларда активларны һәм финанс счетларын яшереп калу мөмкинлекләрен юкка чыгаруга юнәлдерелгән халыкара һәм милли салым кагыйдәләрен яңадан карау һәм камилләштерү буенча җитди системалы эш алып барыла. Валюта контроле, керемнәрне юдыруга каршы тору һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору, контрольдә тотучы чит ил компанияләре законнары, шулай ук бенефициар милекчеләрне ачу кагыйдәләре дә шактый үзгәрешләргә дучар ителә.

1 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе “Лисенков С.М.исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее "нда Халыклар бердәмлеге  һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара үткәрелде

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милек белән кемнең  дә булса кызыксынуын ничек белеп булу турында элек  тә язган иде. Үз милегегезне сатуга куймагансыз һәм  бернинди белдерүләр дә бирмәгәнсез, ләкин аңа карата шикле активлыкны күрсәгез, нәрсә эшләргә соң? Ничек тә булса үз күчемсез милекеңне якларга мөмкинме? Нәрсә эшләргә?


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

1 ноябрь көнне " Алинә "УСЗда 2005-2007 елгы кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча республика ярышлары булып узды. Ярышта Әлки, Алексеевск, Аксубай, Кукмара, Тукай, Нурлат, Мамадыш муниципаль районнары, Зәй һәм Яр Чаллы шәһәрләре командалары катнашты.

1 ноябрь көнне Чуаш Кичүе авыл клубында Чуаш Кичүе авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.

Авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.    2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.

1 ноябрь көнне Борискино авыл клубында Борискино авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.

Авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина 2018 елда үзара салым акчаларын җыю һәм тоту буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.    2019 елда үзара салым җыю максатларына тукталдылар. Шулай ук һәр торак пунктта чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде.

31 октябрь көнне Югары Колчурино авыл җирлегендә Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев җитәкчелегендә II төркем авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды. Халыктан сөт җыю, терлекләрнең баш санын саклау мәсьәләләре каралды. Сыерларны ясалма орлыкландыру пункты каралды

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе аңлатып узганча, күчемсез милек объектының хуҗасы үзенә караган күчемсез милек объектына карата мәгълүматны соратып алган затлар турында белешмә алырга мөмкин


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International