ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 19 октябрьдә төнлә-иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..+3º,

көндез максималь һава температурасы +12..+15 .º

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен 2018 елның 17 октябрендә14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, 18 октябрьдә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Нурлат шәһәре, Школьная урамы,10 нчы йорт адресы буенча бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрүне оештыра. Сораулар белән 8(84345)-2-08-83телефон аша мөрәҗәгать итәргә була.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты А. М. Абдулганеева

Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасының баланслылыгын һәм озак сроклы финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән федераль законга кул куйды. Закон нигезендә расланган үзгәрешләр ир-атлар өчен 65 ел һәм хатын-кызлар өчен 60 ел дәрәҗәдә билгеләнгән пенсия яшен ныгыта. Пенсия яшен арттыру 2019 елның 1 гыйнварыннан акрынлап башланачак һәм 2028 елга кадәр 10 ел буена  дәвам итәчәк.

16 октябрь көнне Түбән Биктимир авыл клубы хезмәткәрләре Әсрар Галине искә алу кичәсе үткәрделәр, анда тамашачыларны аның иҗаты белән таныштырдылар. Тамашачылар Әсрар Галинең әсәрләрен бик теләп укыдылар.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве бүлеге башлыгы урынбасары Вилдан Назыйров күчемсез милек базарында катнашучылар өчен укыту семинарында катнашты.

17 октябрь көнне район Имам хатыйбы Ирек хәзрәт Сәлахиев Карга авылы халкын "Ислам һәм аның чишмә башы"дип исемләнгән әңгәмәгә чакырды

РФ Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары һәм «Россия авылы» партпроекты координаторы Белоруссиядән сөт продукциясе белән үзара тәэмин итү балансларын имзалауга җавап бирде

 

Эш планы нигезендә, республиканың балалар мәгариф оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, 2018 елның 18 октябрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында " Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру» темасына Кайнар линия телефоны эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
 

Кайнар линия телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашыр дип көтелә.

17 октябрь көнне Ташбилге авыл мәдәният йортында балалар өчен шашка турниры үткәрелде. Бу уеннар төгәллек, гамәлләрдә эзлеклелек, җиңелүне лаеклы кабул итәргә, көндәшләренең һәм үзеңнең уңышларыңа куана белергә өйрәтә.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

17 октябрь көнне Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Алсу"балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Көзге моңнар"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар бик теләп көзге пейзажлар ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International