ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

КУДО-каратэ, дзюдо һәм Тайск боксын үз эченә алган көнчыгыш көрәшләренең заманча тулы контакт төре.

Начар метеорологик күренешләр:

12 октябрьдә төнлә һәм көндез урыны белән Татарстан Республикасы буенча һәм Казанда төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Барлыгы 31852 га (88 %) суктырылган, шул исәптән кышкы бодай  16251 га (100 %), борчак 1744 га (100%), кышкы арыш 714 га (100 %), арпа 5924 га (100%), солы 2454 га (100%), тритикале 237 га (100%), сабан бодае 555 га (100%), вика 277 га (100%), ясмык 146 га (100%), карабодай 2284 га (100%), орлыкка кукуруз 1266 га (23%). Барлыгы 88299 тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш 1 гектардан 27,7 центнер тәшкил итә.

9 октябрь көнне Түбән Әлки авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәрнең өйләренә барып, аларга бүләкләр тапшырдылар

Начар метеорологик күренешләр:

11 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча һәм Казанда төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Очрашу кысаларында гражданнарны кабул итү уздырылды, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә ачык дәрес уздырылды. Түбән Әлки авылындагы "Шәйхетдиновлар" шәхси эшмәкәрнең  сәнәгать мәйданчыгында булды.

Узган шимбә, 6 октябрь, әлкилеләр өчен бик истәлекле булды. Төрле төбәкләргә сибелеп көн күрсәләр дә, туган яклары белән горурланып, аны сагынып, кече Ватаннары өчен җан атып яшәүче ул-кызларын районыбыз үзенә җыйды. Әлки якташлык җәмгыяте очрашуларының беренче генә үткәрелүе түгел. Әмма бусы аеруча зур активлык белән, бик күп кеше катнашында узды. Очрашуга 250 дән артык якташыбыз кайткан иде. Аларга олы хөрмәт һәм кунакчыллык күрсәтелде. Район мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы һәм җирле эшмәкәрләр продукциясе, олылар һәм балаларның кул эшләре күргәзмәләре оештырылган иде.


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

14 нче октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан районда ат чабышлары үткәрелә.

Өлкәннәр көне уңаеннан машина йөртүчеләр арасында үткәрелгән республика бәйгесендә Түбән Әлкидән Рәшит Габитов җиңүчеләрнең берсе дип табылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International