ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Базарлы Матактагы “Ләйсән” йөзү бассейнында районның су полосы буенча кызлар командасы Түбән Новгород ватерполчылары белән уртак тренировкалар үткәрделәр.

Үткән атнада яңа туган сабыйлар хисабына районыбызда халык саны ике кешегә артты.

12 октябрьдә “Алинә” универсаль спорт залында Өлкәннәр декадасы уңаеннан Спартакиада үткәреләчәк.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

8 нче октябрь көнне район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән Т.Р. Әлки муниципаль районы башлыгы А. Ф. Никошин җитәкчелегендә киңәшмә узды.

Начар метеорологик күренешләр:

9 октябрьдә төнлә урыны белән көнбатыштан көчле җил саклана, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр, 9 октябрьдә кичен 23 метрга кадәр.

Балалар  Укытучылар көне уңаеннан бәйрәмгә кәгазь чәчәкләр ясадылар.

Барлык чаралар дәвамында җылы сүзләр, котлаулар һәм җырлар яңгырады, аларны тамашачылар яратып тыңладылар һәм кушылып җырладылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте, анда кешеләр күңелле аралаштылар, үзләренең яшьлек  елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырладылар.

10 октябрьдә район халкын Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина кабул итәчәк.

Октябрьдә узган кабул итү нәтиҗәләре буенча ГД депутаты Айрат Хәйруллин Түбән Кама, Нурлат һәм Аксубай районнары сайлаучыларының 40лап соравын карады.


7
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

4 сентябрь көнне Әлки районы мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган “Күңел  яшь чакта – еллар берни түгел! "  дигән концерт булып узды." Бәйрәмдә күңелләре белән һәрвакыт яшь булган өлкән яшьтәге  кешеләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International