19 сентябрь көнне Нәби Дәүли исмендәге гимназия укучыларының экологик отряды Базарлы Матак авылындагы Актай елгасы ярларын чистартып, "Чиста яр" акциясендә катнашты
Әгәр дә эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмый икән, дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләсенә эләкмәскә чакыра!
15 сентябрьдә Арча районы Кырлай авылында “Ат көне” уңаеннан үткән ярышларда район егетләре дә уңышлы чыгыш ясадылар.
21 сентябрь көнне “Тыл хезмәтчәннәренә " паркында «Бөтендөнья тынычлык көне»дип исемләнгән тематик кичә узды. Алып баручылар кече яшьтәге балалар өчен тынычлык турында кызыклы әңгәмә үткәрделәр, яхшылык һәм дуслык тематикасына әкиятләр укыдылар. Балалар шатланышып бер-берсенә елмаю бүләк иттеләр!
21 сентябрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбендә Тынычлык һәм татулык көненә багышланган флешмоб үткәрелде. Укучылар көн темасы буенча рәсемнәр, плакатлар әзерләделәр, мәктәп укучылары үзидарәсе һәм Россия укучылар хәрәкәте активистлары күңелле музыка астында флешмоб оештырдылар.
21 сентябрьгә 26,7 мең га мәйданда туңга сөрү эшләре башкарылган. Бу гомуми планның 42% ын тәшкил итә. Кырда эшләүче 41 тракторның 18е ике сменада эшли.
“Алинә" универсаль спорт залында район Сабантуйларында күп тапкырлар баш батыр булып калган бертуган Фәракшиннар истәлегенә милли көрәш буенча ярышлар узды. Мондый ярыш бишенче ел рәттән үткәрелә
Бүген Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8а һәм 8б сыйныф укучылары Әлки районының терлекчелек фермалары буенча экскурсия маршруты узды. Аларга техниканы күрсәттеләр, май, ит, ярмалар җитештерү турында сөйләделәр. Балаларны әлеге предприятиеләрнең табышлары белән кызыксындырып, эшкә чакырдылар.
“Экстремизм- ЮК! " айлыгы дәвам итә. Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары “Тынычлык мәйданы"акциясендә катнашты. Сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, рәсем конкурслары узды.
2018 елның 20 сентябрендә Базарлы Матак авылында урнашкан аграр көллиятнең Әлки филиалында автомобиль белән идарә итүгә хокук алу буенча имтиханнар үткәрелде. Имтиханга утыз курсант килде, унтугызы теоретик һәм практик өлешне уңышлы тапшырды. Калган курсантлар өчен кабат имтихан бирү ун көннән соң булачак.