ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

18 сентябрьдә Әлки муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Татарстан Республикасындагы региональ иҗтимагый кабул итү җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаеваның гражданнарны  кабул итүе булды.

Гражданнарны кабул итү барышында депутатка үз проблемалары турында сөйләшү өчен 6 кеше мөрәҗәгать итте. Татьяна Воропаева сорауларны тиз арада хәл итү өчен район хезмәтләре вәкилләре белән телефон аша элемтәгә керде.

 

17 сентябрьдә район хакимияте бинасында чакырылышның  актуаль мәсьәләләре буенча Әлки муниципаль районы чакыру комиссиясе утырышы булып узды

Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән оештыручылары  «Россия Саклык банкы "ҖАҖ, «ВТБ банкы" ҖАҖ һәм «Россельхозбанк» АҖ булган Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  Еллык иҗтимагый премиясе «Төбәкләр – тотрыклы үсеш конкурсына сайлап алуның көзге этабы башлануы турында хәбәр итә (алга таба – Конкурс).

Конкурс кредитлау һәм инвестицион финанслашуның махсус шартларын тәэмин итү белән инвестицион проектларны сайлап алганда, гамәлгә ашыруга әзерләнгәндә һәм гамәлгә ашырганда «бер тәрәзә» моделе булып тора.

Көзге сайлап алу кысаларында гаризалар 2018 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр кабул ителә.

2018 елның 14 сентябрендә Иске Салман авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әкиятләр иленә сәяхәт"дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.

2018 елның 15 сентябрендә Әхмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлар өчен "Бәрәңге" бәйрәме үткәрделәр. Бәрәңге белән төрле конкурслар оештырылды.

2018 нче елның 15 нче сентябрь көнне Иске Тахтала авыл клубы хезмәткәрләре Халыкара сока көне уңаеннан тематик кичә уздырдылар. 

17 сентябрь көнне район мәдәният йортында район башлыгы А. Ф. Никошин җитәкчелегендә район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.

18 сентябрьдә иртәнге 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, төзелешкә рөхсәтне гамәлдән чыгару сәбәпле, индивидуаль торак йортларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча, Казанда «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.

 Казанлыларның сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.

15 сентябрь көнне Карамалы авыл мәдәният йортында "Башваткыч" интеллектуаль уены үткәрелде


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез:Языл һәм телевизор от!”  акциясендә катнашу өчен «ТАТМЕДИА» ның кимендә өч басмасын яздырырга һәм квитанцияләренең күчермәләрен Казанга җибәрергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International