ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 15 сентябрендә Базарлы Матак урта мәктәбендә Бөтендөнья чисталык көненә багышланган акция узды. Мәктәп укучылары мәктәп территориясен, бакча, Үзәк парк һәм Актай елгасы ярларын тәртипкә китерделәр.

РФ гражданины паспорты -  Россия халкының шәхесен раслаучы төп документ.

РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин Федераль яңалыклар агентлыгына биргән әңгәмәсендә, чынлыкта Россиядә ашлык базарындагы хәлнең ничек булуы һәм аның АКШ һәм Ауропадагы фермерларга ничек йогынты ясавы турында сөйләде


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

14 сентябрь  17 сәгатьтә Базарлы Матак авылында  “Милләтләр кроссы-2018 " ярышлары узды.

"Милләтләр кроссы" - бөтенроссия спорт чараларының иң зурысы. Ел саен ул яшенә һәм физик әзерлек дәрәҗәсенең нинди булуына карамастан, спортка битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә. Быел йөгерешләр илнең барлык төбәкләрендә дә узарга тиеш.

Иң массакүләм йөгереш - мәктәп укучылары, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләре, спорт ветераннары, пенсионерлар һәм башкалар катнашында 1 км озынлыктагы йөгерү.

12 сентябрь көнне Чуаш Кичүе урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән " Игътибар балалар!" акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының ЮХИДИ инспекторлары юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны куллану турында әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук балаларга белешмәлекләр, китаплар, «Юл билгеләре»пазллары тараттылар.                                                               

Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре 14 сентябрь көнне Крайнов урамы, 56 нчы бина адресы буенча һәм үзләренә беркетелгән Дуслык урамында өмә үткәрделәр. Барлыгы 12 кеше катнашты.

     Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе исегезгә төшерә: Росреестрның рәсми rosreestr.ru сайтында милекчеләренең берсенең үз өлешен сату турында өлешле милектә катнашучыларга хәбәр итү мөмкинлеге гамәлгә ашырыла.

     Билгеле булганча, Россия Федерациясе Граждан кодексы белән күчемсез милек объектына катнашучыларның берсе булса да үз әлешен сатса, барлык милекчеләргә дә хәбәр итү бурычы йөкләнгән. Шуңа бәйле рәвештә, өлеш сатучы барлык калган катнашучыларга үз өлешен сатарга ниятләве турында язма рәвештә хәбәр җибәрергә тиеш. Бу процедура шактый авыр, бигрәк тә өлешле милектә катнашучылар күп булган очракта. Әмма аны, Росреестрның "хокук ияләренең шәхси кабинеты"рәсми сайтында гомуми милек хокукындагы үз өлешен сату турында хәбәрнамә биргән очракта, күпкә гадиләштерергә мөмкин. Әлеге хезмәт бушлай, мәгълүматны өч ай дәвамында карау мөмкин булачак. Хәбәрнамәне шулай тапшыру ысулы бизнес вәкилләренә аеруча кызыклы, чөнки сүз торак булмаган биналарның өлешләп сату турында бара. Моннан тыш, гомуми милектә катнашучылар саны кимендә 20 булырга тиеш.

2018 елның 14 сентябрендә Базарлы Матак урта мәктәбенең 8Б һәм 8В сыйныф укучылары Әлки муниципаль районының терлекчелек фермалары буенча экскурсиядә булдылар. Аларга техникаларны күрсәттеләр, май, ит, ярмалар җитештерү турында сөйләделәр.Балаларны әлеге предприятиеләрнең табышлары белән кызыксындырып эшкә чакырдылар.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Гүзәл Хәбибуллина сүзләренә караганда, прививка беренче чиратта балаларга, 60 яшьтән өлкән кешеләргә, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, хроник авырулардан интегүчеләргә ясала.

 Бөек Ватан сугышы инвалиды Хаҗим Фәхретдинов бүген Түбән Әлки авылында яшәүче кызы Карибә тәрбиясендә яши.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International