Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләделәр.
Хузангай-Сихтермә авыл клубы каршында эшләп килүче “Жемчужина” фольклор ансамбле республика яшьләренең –“Халыклар дуслыгы” фестивалендә катнашып, дипломант булды.
Россия Пенсия фондының Республика Бүлегенен
Коллегиясе Татарстан Республикасының Пенсия фонды Бүлеге,
28 декабрь 2017 ел 10.00
Тема: «Татарстан Республикасының Россия Пенсия фонды Бүлегенең эшчәнлегенең ике мең дә унҗиденче елгы нәтиҗәләре һәм ике мең дә унсигезенче елга бурычлары».
Катнаучылар: Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасаның Пенсия фонды Бүлегенең җитәкчесе Эдуард Вафин, Татарстан Республикасының Министерлык һәм идарә тармагы җитәкчеләре, Татарстан Республикасаның Пенсия фонды Бүлегенең барлык структурлы бүлекчә җитәкчеләре, Бүлекнең барлык структурлы бүлекләренең җитәкчеләре.
Бүген Әлки районының Базарлы Матак авылындагы Геройлар паркында Кыш бабай һәм Кар кызы олылар һәм балалар өчен кышкы бәйрәм үткәрделәр.
7 гыйнварга каршы төндә районның барлык чиркәүләрендә бәйрәм гыйбадәтләре булды. Анда бик күп кеше җыелган иде.
“Строитель и К” оешмасы коллективы узган 2017 елда 83 миллион сум тирәсе торган төзелеш эшләре башкарган.
Район башкарма комитетының узган елның 5 декабрендә кабул ителгән 495нче санлы карары белән балалар бакчаларына бәяләр уртача 118-119 сумга арттырылды.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да бу бәйрәм чараларында актив катнашырга чакырабыз. Бәйрәм көннәрендә “Алинә” спорт залы, йөзү бассейны эшләп торачак. Шулай ук шугалакларда, чаңгы базасында вакытыгызны файдалы һәм күңелле итеп үткәрә аласыз. Ә район мәдәният йортында көн саен дискотекалар булачак. Алар 20.00 сәгатьләрдә башлана.
Узган елның декабрендә район ЗАГС бүлегендә яңа туган 10 бала теркәлгән. Өч туй булган. Сөенечкә, аерылышучылар юк. Ай дәвамында 16 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән.
Әлки районы медицина хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режимда эшли