ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шат күңелле, җитез хәрәкәтле, очкын карашлы Анастасия әбигә әлерәк кенә 90 яшь тулды. 

Һәм Россия Президенты аны туган көне белән котлап открытка җибәрде. Әбекәй шат, чөнки Президент сәламен һәм район башлыгы котлавын тапшырырга дип аның өенә кунаклар килде бит!

Түбән Кәчи авылында туып үскән эшмәкәр, “Бәхет” хәйрия фондын оештыручы Ольга Павлова менә берничә ел инде авыл балаларын Яңа ел бүләкләре белән сөендерә.

22 декабрьдә район мәдәният йортында Экология елы тәмамлану уңаеннан  йомгаклау концерты булды.

Базарлы Матак мәктәбе укучылары Миләүшә Галләмова (10 нчы сыйныф) һәм Алмаз Вәлиев (11 сыйныф) рус теле буенча Мәскәүдә үткән Халыкара олимпиадада катнашып, уңышка ирештеләр. Миләүшә өченче, Алмаз дүртенче урын алып кайтты. Укучыларны олимпиадага укытучылары Ләйсән Хәсәнова әзерләде

Районда быелның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнварынача янгынга каршы махсус режим игълан ителә.

Иске Тумба авылында Анатолий Егоров хуҗалыгындагы сыер ике тана бозау китергән.

“Бердәм Россия” партиясенең Карга башлангыч бүлекчәсе җитәкчесе, җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев партия съездында катнашу өчен Мәскәүгә китте.

Апак һәм Чиябаш авыл җирлекләре яңа автомобильле булды


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кошки авыл җирлеге, республика смотр-конкурсында җиңеп, 1 миллион сум грант отты. 

Әлеге акчага бульдозер агрегаты булган МТЗ-82 тракторы сатып алырга булалар.

25 декабрьдә  районыбыздан 18 укучы  традицион Республика чыршы бәйрәмендә катнашты.

Алар – төрле фән олимпиадалары җиңүчеләре, уку алдынгылары, спортта, җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар. Тантанага баручылар арасында ятимнәр, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International