ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Якташыбыз, республикадагы эре автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Альберт Мөхәммәтшин Алпар авылы халкын Яңа ел бүләге белән сөендерде.

Юхмачы мәктәбенең  “Ак калфак” театр коллективы “Сәйяр” республика балалар һәм яшьләр театр фестиваленең зона этабы җиңүчесе булды.

Соңгы ун көндә шәхси хуҗалыклардан 167443 килограмм сөт хәзерләнде. Бу күрсәткеч узган елның шушы чорындагыдан 3,2 тоннага кимрәк, әмма декабрьнең икенче декадасында җыелганнан 2,2 тоннага күбрәк. Шәхси хуҗалыкларда асралучы һәр сыердан уртача 7 килограмм сөт хәзерләнде.

Район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен күңелле Чыршы бәйрәме үткәрелде.


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бибай Чаллысындагы терлекчелек биналарына савым сыерлары кайта башлады.

Әлмәттә үткән пауэрлтфтинг буенча ачык кубок ярышларында безнең команда өченче урынны алды.


25
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Быел көз армиягә чакырылган егетләребезнең 17се Оренбургтагы район шефлык иткән  хәрби частьтә хезмәт итә. 


22
декабрь, 2017 ел
җомга

Базарлы Матактагы “Алинә” универсаль спорт залында райондашыбыз Разак  Хәйруллин истәлегенә өстәл теннисы ярышлары узды.

1917 елның 18 декабрендә яшь Совет дәүләтендә “Гражданлык никахы, балалар һәм гражданлык халәте актлары китапларын алып бару турында”декрет кабул ителә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе “Кышкы каникул” оператив-профилактика чарасы үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International