ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасында  районда “Кайнар линия” эшләячәк.

Үзегезне борчыган сорауларны, гозерләрегезне 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр 20-8-90, 21-7-60 телефоннары буенча җиткерә аласыз.

 


26
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

“Кызыл Шәрык-Агро” отрядлары комбайннары сынау өчен көнбагыш суктыруга төштеләр.

Волейбол буенча ир-атлар командалары арасында район чемпионатына 3 октябрьдә старт бирелә.

“Эстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Патриот” үсмерләр клубы хәрби җыен үткәрде.

Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары үзәк паркта “Без тынычлык яклы!” дигән зур чара үткәрделәр.


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

22 сентябрьдә бөтен дөньяда Автомобильсез көн үткәрелә.

Сентябрьдә республикада “Экстремизмга-юк!” айлыгы үткәрелә. 

Соңгы елларда традициягә әверелгән бу акциянең төп максаты – җәмгыятебездә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорлык һәм эстремистлык чагылышларына юл куймау.

 

Кукурузны бөртеккә һәм силос өчен үстерү, көнбагыштан мул уңыш алу мәсьәләләре буенча районыбызда республика семинар-киңәшмәсе булды.

 

30 сентябрьдә Иске Алпар авылында төзекләндерелгән, яңартылган чишмәне ачу тантанасы була.

Авыл җирлеге җитәкчелеге, оештыручылар барлык авылдашларны, шулай ук райондашларны әлеге чарада катнашырга чакыралар. Тантана сәгать 10 да башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International