Түбән Кәчи җирлегендә яшәүчеләргә “ак” көнләшү белән карарга була, чөнки бабалары яшәү өчен табигатьнең гаять гүзәл почмагын сайлый белгәннәр. Бигрәк тә Кәчиләрнең Югарысы матур урында урнашкан: шундук, өй артларында гына Шия елгасы, ә аның ярларыннан ук урман башлана. Юмарт табигать кешеләргә үз байлыкларын учына салып суза мыни!
2012 елның 1 гыйнварында безнең районда бердәм кизү-деспетчер хезмәте эшли башлады. Ул район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән гражданнарны яклаучы идарәнең эшче органы буларак “01” телефон номеры базасында төзелде.
Чуаш Борнаенда яшәүче Дулатовлар гаиләсенә республика программасы буенча иркен зур йорт төзеп бирделәр.
Үргәгарда яшәүчеләр үткән шимбәдә күмәкләшеп чаңгыда шуганнар, финишка кем алдан килә, дип ярыш оештырганнар.
Югары Матакта эчә торган суның составында акбур нормадан артыграк, ә бу кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Татар Шәпкәсендә исә башняда су туңып җәфалый. Авыл халкының аны төннәр буе җылытып чыккан чаклары була. Болар һәм авыллар тормышындагы күп кенә башка проблемалар Иске Матак авыл җирлегендә узган җыеннарда кузгатылды.
Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбендә пневматик мылтыктан төз ату буенча район мәктәпләре командалары ярышты. Әлеге чарада Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та катнашты.
Районда грипп белән авыручылар юк. Ә менә сулыш юллары вируслы инфекциясе белән чирләүчеләр арта бара.
Үткән атнада район хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килгән.
Ул гаиләдә икенче бала.
Иске Хурада авылыннан Андрей Яганев киокусинкай-каратэ буенча Казан шәһәре беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.
Муниципаль район советы утырышында халыкка арендага һәм милек итеп бирелүче җир биләмәләренең чик күләме (максималь һәм минималь) билгеләнде.