Район мәдәният йортында соңгы вакытта яшьләр арасында танышу кичәләре оештыру гадәткә керде.
Ут-күздән сакла, ходаем… Әбиләр, әниләр дога кылган саен шушы теләкне әйтми калмыйлар иде. Янгын – бернине дә аямый торган куркыныч афәт шул. Үткән җомгада Татар Төгәлбәе авылында яшәүче күп балалы Сәхиповлар гаиләсенә шундый каза килде. Алар яшәгән өйдә ут чыгып, берсеннән-берсе бәләкәй дүрт бала үстерүче гаилә йорт-җирсез калды.
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр район үзәгендә туган якны өйрәнү музеенда булып, бик тәэсирләнеп кайтканнар.
Иске Чаллы авыл җирлеге советы эшчәнлегенең бик күп төрләрен исәпләп төзелгән рейтингта еш кына беренче урында бара. Бу җирлекне әле икенче генә ел Муса Исхаков җитәкли. Аз вакыт, әмма, халык җыелышында яңгыраган чыгышын тыңлагач, аның халык белән уртак тел тапканын, җирлекне үстерү өчен кайсы юнәлештә нәрсә эшләргә кирәклегенә төшенгәнен аңладык.
Алпар авыл җирлегендә яшәүчеләргә бер яктан кызыгырга була, биредә озын гомерлеләр күп – 52 кеше 80 яшьне узып, әйбәт кенә яшәп ята әле. Әмма шул ук вакытта халыкның картаюы да бит бу, чөнки узган елда җирлектәге өч авылга нибары ике бала туган бит.
Муниципаль район советының 27 гыйнварда булган чираттан тыш утырышында район башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә каралды.
Спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше турында хәбәр итүчеләргә Дәүләт алкоголь инспекциясе акчалата бүләк вәгъдә итә.
Уңыш кемгә елмая? Әлбәттә, эшчән, тырыш кешеләргә. Заман сулышын тоя белгән, гел яңалыкка омтылган тәвәккәл затларга.
19нчы гыйнвар көнне Казан шәһәренең Галактионов урамындагы 3нче йортка күренекле якташыбыз, прозаик һәм шагыйрь ,Бухенвальд лагеренда фашистларга каршы хәрәкәттә катнашкан Нәби Дәүли истәлегенә мемориаль такта куелу тантанасы булып узды. Нәби Дәүли әлеге йортның 1нче катындагы 1нче бүлмәдә 1961-1973нче елларда яшәгән.