10 декабрьдә Казанда Дәрвишләр бистәсендә районыбыз янә мул товарлы ярминкә уздырды.
Мәктәп баласы өчен иң мөһиме нәрсә? Әлбәттә, беренче урында – сәламәтлек. Сәламәт бала укуны да әйбәт үзләштерә, актив була, күп нәрсәгә өлгерә. Ә дөрес туклану – саулыкның нигезе. Күптән түгел мәктәбебездә әнә шул актуаль темага семинар үткәрдек – дөрес туклану турында сөйләштек.
Районда ау рөхсәт ителгән кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алуга әзерлек бара.
Бөтендөнья татар конгрессының 7-9 декабрьдә узган киңәйтелгән утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев җитәкчелегендә безнең делегация дә катнашты.
Әлки районы үзәгендәге балалар иҗат йортында бүген Ватан геройлары көненә багышланган зур чара булды.
Сентябрьдә район мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдин егерме елдан артык биләгән вазыйфасын калдырып, мөхтәсибәт белән җитәкчелек итүне Карга авылы имамы Ирек хәзрәт Сәлахиевкә йөкләгән иде. Әмма Ирек хәзрәтнең бу вакытта хаҗда булуы сәбәпле хәкимлекне рәсми рәвештә тапшыру беразга кичектерелде. Һәм менә 8 декабрь көнне районга Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин килеп, районга баш мөхтәсибне билгеләп китте.
Үргәгарда авылдашларын сөендереп бер-бер артлы ике егет гаилә корган.
“Каенкай” балалар һәм үсмерләр приюты “Мәрхәмәт” Татарстан хатын-кызлары хәрәкәте ярдәмендә “Бергәләп булдырабыз” дигән проектны гамәлгә ашыруга керешкән.
Федерация Советы Россия җинаять закончалыгындагы берничә маддәне административ, дисциплинар һәм бүтән хокук бозулар төренә күчерү турындагы законны хуплады.