ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Декабрь башында район башкарма комитеты оешма-предприятиеләр арасында кар-боздан ясалган сыннарга бәйге игълан иткән иде.


14
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Түбән Әлки һәм Базарлы Матак авыл җирлекләре башкарма комитетлары муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән бәйгедә грант оттылар. Бер миллион сум грант акчасына алар МТЗ тракторлары сатып алдылар.

Билбау көрәше буенча чемпион исемен яулаган Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы  Регина Нуретдиновага район башлыгы Александр Никошин 10 мең сумлык сертификат тапшырды.

Җирле үзидарә органнарында күпъеллык намуслы хезмәте, районның  иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

17 декабрьдә, шимбә көнне, район үзәгендә бәйрәм алды ярминкәсе була.

Ярминкәдә бөртек, фураж, печән, салам, ит сатуга өстенлек биреләчәк. 

Республиканың Чыршы бәйрәменә районыбыздан 18 укучы барачак.

Үткән атнада район мәдәният йортында хәйрия концерты булды. Анда җыелган акчалар авыр чир белән көрәшүче 16 яшьлек райондашыбыз Фазыл Гыйниятуллинны дәвалауга ярдәмгә юлланды.


13
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

12 декабрь – Россия Конституциясе көнендә бөтен Россия  күләмендә гражданнарны кабул итү оештырылды.

9 декабрьдә районда “Кар машинасы-2016” операциясе башланды.


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген  район мәдәният йортында мәктәп балалары кулы белән эшләнгән әйберләрне сату буенча аукцион үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International